Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты хокук саклау органнарына "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр бирде. Бүген республиканың хокук саклау органнары вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә Татарстан Президенты “Татфондбанк” гавами акционерлык җәмгыяте клиентлары булган юридик затлар һәм әлеге банкка акча салучылар мөрәҗәгатьләре белән бәйле мәсьәләне хәл итәргә йөкләмә бирде. Шулай ук әлеге финанс учреждениесенең җитәкчелегенә карата процессуаль чаралар күрергә кушты. Рөстәм Миңнеханов, бу мәсьәлә минем шәхси контрольда булачак, дип кисәтеп куйды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев