Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Франция бизнес вәкилләрен Сабан туена чакырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең Овернь-Рона-Альп тәбәге бизнес вәкилләрен Татарстанга килергә чакырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Овернь-Рона-Альп төбәгенең Төбәк советы вице-президенты Филипп Менье белән сөйләшүе нәтиҗәләре буенча Казанга Франция эшкуарлары визитын әзерләү өчен эшче төркем булдырылачак.

Искә төшерик, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика делегациясе хәзерге вакытта Франциядә эшлекле сәфәрдә. Филипп Менье белән очрашуда Татарстан Президенты эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен бөтен мөмкинлекләр булуга карамастан, республикалар арасында тышкы сәүдә әйләнеше кимеде, дип билгеләп үтте.

“Төбәкара дәрәҗәдә илләр арасындагы хезмәттәшлек сәяси вәзгыятьне тотрыкландыруга һәм икътисадны ныгытуга этәргеч була алыр иде. Без Россия төбәге буларак хезмәттәшлек итүгә ачык. Бүгенгә төп бурычыбыз Европа Берлеге илләре белән мөнәсәбәтләрне киңәйтү”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татартан Президенты республика икътисады турында сөйләде, шулай ук мәдәният, туризм, спорт өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытуда өметле юнәлешләрне билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов Овернь-Рона-Альп төбәгенең Төбәк советы вице-президентына Казан туристларны җәлеп итү буенча Мәскәү, Санкт-Петербургтан соң өченче шәһәр икәнен әйтте.

Президент Франция төбәге бизнес-делегациясенә Татарстанга визитны җәй көннәренә планлаштырырга киңәш итте. “Франция кунаклары татарларның милли бәйрәме – Сабан туен күреп, төбәкнең милли гореф-гадәтләрен бәяли алсын иде”, – дип аңлатты үзенең тәкъдимен республика Президенты.

Филипп Менье үз чиратында, мәгариф һәм фән, фәнни тикшеренүләр өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә игътибар итәргә тәкъдим итте.

Киләчәк хезмәттәшлек итүнең төгәл юнәлешләрен эшче төркем билгеләячәк. Эшче төркем составына Татарстаннан республика Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстанның Франциядәге тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Юсупов керә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев