Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Биләрдә "Фәнсар" үзәгендә, быел ачылган Әдип йортында булды

Рөстәм Миңнеханов Биләрдә Бүген Алексеевск муниципаль районы Биләр җирлегендә "Сәләт" VI халыкара яшьләр белем бирү форумы үз эшен башлап җибәрде.
(Биләр, 13 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Алексеевск муниципаль районы Биләр җирлегендә "Сәләт" VI халыкара яшьләр белем бирү форумы үз эшен башлап җибәрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иң элек "Фәнсар" фәнни-мәгариф үзәгенә килде. Фәнсар - фән сарае дигәнне аңлата, ул 2015 елда ачылган. Бүген яңа объект буларак Әдип йорты ачыла. Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде. «Фәнсар» яңа лагере «Сәләт» яшьләр хәрәкәте базасында Кече Чирмешән елгасы ярындагы элеккеге пионер лагере урынында урнашкан. "Фәнсар" сәләтле мәктәп укучыларын һәм студентларны гуманитар һәм табигать фәннәрен тирәнтен өйрәнү өчен үз тирәсенә җыя. Быел биредә 30 нчы июньнән 17 нче июльгә кадәр Татарстанның төрле рсйоннарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән 86 бала ял итә. Рөстәм Миңнеханов лагерь территориясен карап чыкты. Биредә быел гына 25 метрлы зур бассейн ачылган. "Сәлкеш"ләрнең су тубын уйнап яткан мәле иде. Президент "кәеф ничек?" дип сорагач, "ал да гөл дә, ал да гөл дә, монда рәхәт, шуны бел дә" дип җавап кайтарды. Рөстәм Миңнеханов суның температурасы белән кызыксынып, кулын суга тыгып тикшерде. Су тубы остасы, спортчы Ирек Зиннуров, 25 градус су полосы өчен кулай температура дип әйтсә дә, Президент 27 градуска кадәр җиткерергә кушты. Аннары Рөстәм Миңнеханов стадионда балаларның футбол уйнаганын күзәтте. Быел, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, форум беренче тапкыр ике сменада узачак һәм Татарстанның, Россиянең башка төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрнең 8 мең сәләтле баласы һәм яшьләрен берләштерәчәк. Форум эшендә 500 эксперт һәм укытучы катнаша. Беренче сменаның төп темасы: “4 нче сәнәгать революциясе контекстында мәгариф” . Форум программасы белем бирү технологияләре белән танышуга юнәлдерелгән. Аны гамәлгә ашыру дуаль белем бирү, һөнәри ориентация, мөстәкыйль рәвештә белем алу кораллары өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү белән бәйле. Дуаль белем төшенчәсе – теоретик өлешне белем бирү оешмасында, ә практик өлешне эш урынында үзләштерүне аңлата. Форумның беренче сменасы кысаларында, интерактив очрашулар, дискуссияләр һәм мастер-класслар форматында барлыгы 180 нән артык тематик белем бирү мәйданчыгы оештырылачак. “Экология һәм тотрыклы үсеш” темасы Россия һәм Татарстанның әйдәп баручы экспертлары һәм галимнәре катнашында тематик очрашуларда, тотрыклы үсеш максатлары буенча уенда чагылыш табачак. Шулай ук, “Сәләт” ветераннарының II эшлекле форумын уздыру ниятләнә. Ул төрле елларда шушы хәрәкәттә торган 500 гә якын кешене очраштырачак. Форум кысаларында традицион төстә “Бәләкәч” балалар клубы эшләячәк. Анда “Сәләт”нең иң нәни вәкилләре – 2 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен театр, музыка, инглиз теле һәм рәсем сәнгате юнәлешләре буенча дәресләр уздырылачак.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев