Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиянең иң "музейлы" шәһәрләре унлыгына Казан да кергән

“ТурСтат” аналитик агентлыгы Россиянең иң “музейлы” шәһәр һәм популяр музейлары булган төбәкләрне атаган. Россиянең музейлар популярлыгы буенча топ-10 шәһәр арасында Казан, Бөек Новгород, Владимир, Севастополь, Ярославль, Калининград, Псков, Екатеринбург, Истра һәм Калуга бар. Рейтинг Россия төбәкләрендә музейларда булган кеше саныннан чыгып, анализ нәтиҗәләре буенча ясалган. Рейтингка Мәскәү һәм Санкт-Петербург Россиянең иң “музейлы” шәһәрләре буларак кермәгән. Узган ел Казан Кремлендә 2,8 миллион кеше булган. 19 һәм 20 май көннәрендә Россия буйлап “Музейлар төне” акциясе үтә. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, Россиядә музейларда елына 120 миллионнан артык кеше була. Россия Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча Россия музейларыннан кергән керем узган ел 10 млрдка кадәр үскән.
Татар информ 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев