Россиянең беренче алтынын татар кызы отты
Гомумән алганда, Пхенчхандагы ярышларда Татарстаннан биш спортчы чыгыш ясады. Шуларның өчесе медаль алып кайта. Тумышы һәм чыгышы белән бездән булган дистәгә якын спортчы бар. Актанышта туган, аннары Әлмәттә, Лениногорскида, Түбән Камада уйнаган Илназ Заһитовның кызы Алинә, хоккейчы кызлар Фәнүзә, Лиана, Дианадан тыш, Олимпия уеннарында Эрнест Яхин (Уфада туган, ике төр ярышта чыгыш ясый), Регина Рәхимова (Пермь өлкәсендә туган, фристайл, могул), Руслан Сәмитов (Казанда туган, Мәскәүдә яши, бобслей һәм скелетон) ярышты. Ике көн элек ски-кросс ярышында бронза откан Сергей Ридзикның исә әнисе – татар. Нәзирә ханымның тамырлары Татарстанга барып тоташа. Бабасы – Тәтештән, ә әбисе – Тукай районыннан. Өч милләттәшебез исә Көньяк Кореядә Казахстан данын яклады. Медальне кире кайтардылар Якшәмбе көнне тәмамланасы Олимпия уеннарының ябылу тантанасына Россия спортчылары кулларына ил әләме тотып чыгарга мөмкин. Әнә шундый хокук бирелсен өчен, безнекеләр берничә шартны үтәргә тиеш иде. Шул исәптән, Халыкара Олимпия комитетына (ХОК) 15 миллион доллар күләмендә штраф түләргә. Түләнгән диләр. ХОК хәлиткеч карарны иртәгә кабул итәр дип көтелә. Керлингчы Александр Крушельницкий аркасында яңа шау-шу чыкмаса, әлбәттә. Пхенчханда хатыны Анастасия Брызгалова белән бронза откан спортчыда тыелган мельдоний матдәсенең эзе табылган. Спортчылар медальне кире кайтарды, ә менә гаепләрен танымадылар. Берәрсе ризыгына кушканмы, әллә үзебез шул дәрәҗәдә ахмакмы?
Илнар Хөснуллин, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев