Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиялеләрне нәрсә борчый? (сораштыру)

Россиялеләрне барыннан да бигрәк түбән хезмәт хакы, икътисад һәм сәламәтлек саклау проблемалары борчый. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштырулары дәлилли. Сораштырылучыларның 23 проценты илнең иң мөһим проблемасы итеп, хезмәт хакының түбән булуын атый. Әлеге күрсәткеч ел башындагыга караганда 3 процентка үскән. “Шулай ук гыйнвар аеннан апрельгә кадәр икътисад өчен борчылу 16дан 24 процентка кадәр үскән, майда бу күрсәткеч исә 21 процентны күрсәтә”, диелгән Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге докладында. Иң мөһим проблемалар өчлегенә сәламәтлек саклау проблемасы кергән, бу мәсьәлә сораштырылган респондентларның 20 процентын борчый. “Эшсезлек темасы ел дәвамында үсеш яки түбәнәю күрсәтмәде. Соңгы мәгълүматлар буенча, эшсезлекне төп проблема итеп, сораштырылган респондентларның 16 проценты атады”, - диелгән тикшеренүләрдә. Моннан тыш, һәр сораштырылган унынчы кеше проблемалы тема итеп инфляцияне — 11 процент, коррупцияне — 11 процент, пенсиянең түбән булуын - 10 процент атаган.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев