Татар матбугаты
Россиядә хезмәт хакы артырга мөмкин
Россия Федерациясе хезмәт министры Максим Топилин «Российская газета»га биргән интервьюсында хезмәт хакларының артачагы турында хәбәр итә. Аның фикеренчә, номиналь хезмәт хакы гына түгел, ә реаль исәпләгәндә дә арту күзәтеләчәк, «…август аеннан артуга таба уңай тенденция күренә», – ди Хезмәт министры.
«Президентның бюджет секторында хезмәт хакларын арттыру турындагы указларының гамәлгә ашырылуы» да үз ролен үти, дип өсти Топилин.
Министр илдә эшсезлек өчен алшартлар юк дип билгеләп уза.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев