Татар матбугаты
Россия күләмендә үткәрелгән "Яшь фермер" V интеллектуаль уенның Татарстан төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады
Россия күләмендә үткәрелгән "Яшь фермер" V интеллектуаль уенның Татарстан төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Уенда катнашу өчен 2017 елның 31 гыйнварына кадәр гаризаны юлларга кирәк.
"Яшь фермер" проекты бишенче мәртәбә гамәлгә ашырыла. Уенның бурычлары – укучыларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә бизнес-планлаштыру, мәгълүмат җыю һәм анализлау, идарәчел карарлар эшләү һәм командада эшләү күнекмәләрен булдыру. 4 ел эчендә уенда 41аграр югары уку йортыннан, 29 урта махсус уку йортыннан 4 меңнән артык студент катнашты, ә 2016 елда "Яшь фермер" проектында беренче мәртәбә укучыларның җитештерү бригадалары катнашты.
Уенның федераль этабын уздыру, җиңүчеләрне билгеләү һәм аларны бүләкләү 2017 елның язында булачак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев