Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы хезмәттәшлек Татарстанда ныгый

Респуб­ликада быел ту­гы­зын­чы тапкыр үткәрелүче “KazanSummit – 2017” – моның ачык мисалы. Җыенда катнашырга теләк белдерүче илләр саны елдан-ел арта. Бу исә илгә, аерым алганда Татарстанга  карата булган кызыксыну турында сөйли. Инде  хәбәр иткәне­без­чә, республика башкаласы дөньяның 50 иленнән 2 меңнән артык кунак кабул итте. “Казанда мондый зур кунаклар кабул итү – безнең өчен зур хөр­мәт”, – диде кичә форумның пленар утырышында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Соңгы елларда саммит ил төбәкләре һәм ислам дәү­ләтләре арасындагы икътисадый хезмәттәшлекнең төп мәйданына әверелде. Җыенда катнашучылар ислам инвестицияләре һәм ислам банкингы турында фикер алышты. Быел саммит кысасында социаль эшмә­кәр­лек, экология, хәйрия, туризм, хәләл стандартлар кебек мөһим мәсьәләләр дә күтәрелде. “KazanSummit” мәйданы илдә  ислам  финанс­лары­ның бүгенге хәле, кыенлыклары, киләчәге турында ачык­тан-ачык һәм ышанып сөй­ләү, Россия күләмендә ислам банкингы проектын тормышка ашыру буенча пилот төбәк буларак, Татарстан тәҗрибәсе белән ур­так­лашу, шулай ук инвестиция проектлары буенча фикер алышу мөмкинлеге би­рә. Безнең өчен бу бик мөһим”, – диде Рөстәм Миң­неханов. Ул Чечня башкаласында узган “Россия – Ислам дөнья­сы” стратегик күзал­лау төркеменең өченче уты­рышында катнашуын да искәртте. Билгеле булганча, ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча, рес­пуб­лика башлыгы әлеге төр­кемне җитәкли. “Kazan Sum­mit” бу оешманың эш­чәнлегендә әһәмиятле урын алып тора”, – диде Рөс­тәм Миңнеханов. Ул Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы икътисадый хезмәттәш­лек күләменең канәгатьлән­дерерлек хәлдә булмавын да искәртте. “Әлеге илләр белән уртак инвестиция проектлары ул дәрәҗәдә киң үсеш алмаган. Югыйсә моның өчен мөмкинлекләр зур. Мөселман дәүләтләре оешмаларында безнең ил­дә инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру, төрле гарантияләр, административ, иминлек һәм банк эшенә бәйле сораулары бар. Хезмәттәшлекне ныгыту юнәлешендә эзлек­лелекне саклап калырга кирәк”, – диде Президент. Аның фикеренчә, илдә ислам банкингы үсүенә этәр­геч бирү өчен гамәлдәге законнарны камилләштерү мөһим. Бу хакта ул форумда катнашучылар белән узган эшлекле иртәнге ашта да әйтте. Россиядә ислам банкингына ихтыяҗ бар. Тик бу – тиз генә башкарып чыга торган эш түгел. Халыкара аналитик оешмалар мәгъ­лү­матларына караганда, алдагы дистә елда дөньяда мөселманнар саны ике тапкыр артачак. Димәк, хәләл ризык һәм хезмәтләр тагын да зуррак үсеш алачак. Оештыручылар быелгы җыенның үзенчәлекләре арасында катнашу­чылар­ның күбесен эшмәкәрләр тәш­кил итүен билгеләп уз­ган иде. Араларында дөнья күләмендә танылганнары да бар. Мәсәлән, җыенда дөньядагы иң бай 12 кеше рәтенә керүче гарәп эш­мәкәре, “Nhe Kanoo Group” оешмасы башлыгы Мишаль Хамид Кану да катнашты. “Без чит планетадан килгән кешеләр түгел, гәрчә, шулай фикер йөртүчеләр дә бар. Мин – бизнес вәкиле, – диде ул үзе турында. – Минем остазым – Мөхәммәт пәйгамбәр. Пәйгам­бәрче­лек кергәнче, ул эшмәкәр булган. Гомумән, исламны сәүдәгәрләр тараткан. Дош­ман белән сату-алу итмибез бит, танышлар-дуслар янына барабыз. Ислам сә­ү­дәгәрлек белән бергә кил­гән. Минем өчен бизнес үзмаксат түгел, ул – тормыш шартларын яхшырту юнә­лешендә бер корал гына. Акчаны төрлечә эшләп була, бик җиңел ысуллары да бар. Тик күршеңнең хәле начар булса, сиңа да рәхәт түгел. Россиягә тәүге тапкыр гына килсәм дә, биредә яшәүчеләрнең бизнес алып барырга әзер икәнен тойдым”. Мишаль Хамид Кану саммитны югары бәяләде. Ислам банклары һәм финанс учреждениеләре генераль советы генераль сәркатибе Абделила Белатик сүзләренә караганда, ислам финанслары мөсел­ман илләренә генә бәйле дигән ялгыш фикер бар. “Бу – әхлакый финанслар, алар һәркемгә кагыла”, – диде ул. Җыенда катнашучылар проблемаларны уртага салып хәл итәргә кирәк дип саный. “Казан” аэропортында бик җылы каршы алдылар, моңа бик сөендем. Инвесторлар да нәкъ шулай. Ниндидер сәбәпләр аркасында үз-үзләрен тыялар икән, димәк, бергәләп мо­ның сәбәпләрен эзләргә кирәк”, – диде Бөтендөнья үсеш агентлыклары ассоциациясе җитәкчесе Бостьян Скалар. Ислам дөньясы ил­ләре Татарстан белән дә, ил белән дә хезмәттәшлекне үстерүгә риза.
Эльвира Вәлиева, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев