Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Россия Федерациясе – корылышы, составы, тарихта җир туплау рәвеше буенча дөньяда иң катлаулы федерация" - Минтимер Шәймиев

Бу хакта Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев “Яңа гасыр” телеканалында Илшат Әминов белән уздырылган “Минтимер Шәймиев. Хатага хокуксыз” (“Минтимер Шәймиев. Без права на ошибку”) тапшыруында белдерде. “Кем риза түгел, – бәхәсләшә ала, әмма бәхәсләшергә теләүчеләр юк. Россия – иң катлаулы федерация. Күз алдыгызга китерегез, күпме төрле халык. Россия өчен бу чыннан да катлаулы, әмма башка юл юк, формаларын табарга кирәк. Беркем үзенә зыян китереп, федератив дәүләтне җимерергә теләми. Барлык милләтләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алу өчен, сәяси ихтыяр көче табарга кирәк. Башкача итеп булмый бит илне. Россия халкын ничек кенә атау омтылышлары булмады. Бары тик федерализм аша гына бу алымнарны табарга була. Вакыт күрсәтә бит, гади чорда яшәмибез, субъектлар тарафыннан ниндидер начар эш башкарыламы әллә?! Шуңа күрә бар әйбергә дә сакчыл карарга кирәк, кимсетүгә омтылышлар ник кирәк?! Бу очракта сан түгел, сыйфат белән хәл итәргә кирәк. Мин моны энтузиазм белән әйтмим бит. Гади карарлар була алмый. Нормаль карарлар булганда, бар кеше дә демократик федератив дәүләт булуы яклы. Федератив дәүләттә хакимият халык өчен кызыклы, нәтиҗәле карарлар кабул итәргә тиеш, аеруча аз санлы халык өчен. Алар күпкә рәхмәтлерәк”, –  дип, Минтимер Шәймиев федерациянең үз халкы өчен кызыклырак булырга тиешлеген билгеләп узды. “Кайсыдыр халык борынгы тамырлары шундый булганга, билгеле бер конфессиягә караганына гаепле түгел бит. Россиянең язмышы шундый, шул ук вакытта бу байлык та”, - диде ул. Дәүләт Киңәшчесе Татарстанда суверенитет турында декларация кабул итү, референдум үткәрү, Конституция кабул итү Россиянең федератив дәүләт буларак формалашу этаплары булуын тагын бер кат кабатларга әзер булуын әйтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев