Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе халыкны кабул итә

Татарстанда 18 һәм 19 ноябрь көннәрендә салым түләүчеләр өчен Ачык ишекләр көне үтәчәк, дип хәбәр итә Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе.

Татарстан халкы физик затларның мөлкәт буенча салымнар хакында, билгеләнгән ставкалар һәм ташламалар, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында һәм башка кызыксындырган сорауларга җавап ала алалар. Аерым алганда, салым хезмәте белгечләре барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Ведомство бу көннәрдә инспекциянең озайтылган режимда эшләвен җиткерә. Салым түләүчеләрне инспекцияләрдә 18 ноябрьдә 8.00 дән 20.00, 19 ноябрьдә 10.00 дән 15.00 сәгатьләрдә кабул итәләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев