Татар матбугаты
Ркаил Зәйдулла белән Салават Юзеевның уртак хезмәте - кыска метражлы өч фильмның икенче сезоны дөнья күрде
Кинорежиссер Салават Юзеев һәм аның “Инновация” студиясе татарометражкаларының икенче сезонын дөньяга чыгарды. Кыска метражлы өч фильм һәм “Күкшел егетләре” этнографик документаль фильмы журналистларга һәм җәмәгатьчелеккә 1 апрель - шаяру көнендә тәкъдим ителде. Фильмнар татар телендә төшерелгән, рус телендә титрлар бар. Музыка авторы - Радик Сәлимов.
Исегезгә төшерәбез, татарометражкаларның беренче сезоны 2015 елда дөнья күрде. Сценарий авторы – Ркаил Зәйдулла. Өч фильмның берсе – дүрт хатынлылык темасына шаярулысы – “Ишекне ябып чыгып китте” исемлесе аеруча зур популярлык казанды. Ул Казан мөселман кинофестивале, “Көмеш акбүзат” халыкара милли һәм этник кино фестивалендә (Башкортстан), Чабаксар халыкара кинофестивалендә (Чувашия), Якут халыкара фестивалендә катнашты.
Татарометражкаларның икенче сезонында да өч фильм тәкъдим ителә. Болар – үлем белән үзенчәлекле шаяру.
Фильмнарның сценарие – Ркаил Зәйдулла белән Салават Юзеевның уртак хезмәте. Алар «Сүрелмәс мәхәббәт” («Любовь до гроба»), «Мин киллер» («Кое-что из ее дневника»), «Батыр, кая син?» («Батыр, где ты?») дип атала. Фильмнар, нигездә, Камал театры артистлары белән төшерелгән. Салават үзләрен хәтта Камал театрының кино студиясе дип шаяртты.
Беренче фильм. "Сүрелмәс мәхәббәт". Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниевнең герое театр артисты Гүзәл Сибгатуллина героинясына - буфетта эшләүче туташка гашыйк. Әмма мәхәббәтен әйтергә кыюлыгы җитмичә, килгән саен пәрәмәч кенә алып китәргә мәҗбүр. Мәскәү министры тарафыннан бүләкләнәсе ханымның (Хәлимә Искәндәрова уйный) мәхәббәт тарихын ишеткәч кенә кыюлана егет. “Чәй кирәкме? Юк! Пәрәмәч кирәкме? Юк! Мәхәббәтме? Әйе!..”
Икенче фильм. Офис. Кыз бала мәхәббәтен көтә. Көндәлек яза. Босс йөри төрле тәкъдимнәре белән. Менә аның яңа мәхәббәте. “Очрашып йөрибез, ә мин синең кем икәнлегеңне белмим”. “Мин киллер”...
Өченче фильм. "Батыр, син кайда?). Өч дус яши. Берсе – Радик Бариев герое “бер итәкне дә уздырмый”, Марсель Мәхмүтов герое – эчкече. Өченче дусны – Батырны – рус телле Казан шагыйре Айрат Бик-Булатов уйный. Ул әллә шаярта, әллә шаяртмый – дусларына үзенең үләчәге турында видеохәбәр юллый. Ә үзе үлмәгән булып чыга. Дуслар аптырашта: “Без борчылдык, үзебезгә әллә нинди сүзләр биреп бетердек. Ә син үлмәгәнсең! Нигә?!”
Фильмнарны прокатка “Татаркино” дәүләт учреждениесе чыгарачак.
Өч кыска метражлы көлкеле фильм белән бергә беррәттән “Күкшел егетләре” (“Кукморские парни”) яңа документаль фильмы да тәкъдим ителде. “Хәзер этнография темасы халыкта кызыксыну тудыра. Фильм символлар белән тулы”, - ди Салават. Әлеге фильмда Татарстанның Кукмара районы Күкшел авылындагы сакланып калган Сөрән салу йоласы күрсәтелә. Авыл егетләре сабантуй алдыннан 260 йортлы Күкшел авылында һәр йортка кереп – сөлге, кызлардан чиккән кулъяулык җыялар, җырлыйлар, бииләр.
Авылның һәм йоланың бөтен колоритын бирә алган фильм 40 минут бара.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев