Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булган

Танылган җырчы Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булган. Бу хакта Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитовның рәсми сайтында хәбәр ителә. Бүләкләү тантанасы кичә, ягъни 12 сентябрь көнне Уфада узган. Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның Туймазы районы Карамалы-Гөбәй авылында 1989 елда туган. Кечкенәдән җыр белән кызыксынган Ришат баян, гитара, фортепианода уйный белә. Октябрьский музыкаль училищесын, Заһир Исмагилов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлаган. "Гәлсәр сандугач” телевизион җыр конкурсында - “Өмет” номинациясендә лауреат, “Татар моңы” халыкара конкурсында лауреат, Р.Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең I дәрәҗәдәге лауреаты.
Татар-информ
Фото: glavarb.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев