Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рим Хәсәнов "Башкортстанның халык артисты" исеменә лаек булды

Танылган композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать хезмәткәре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рим Хәсәнов “Башкортстанның халык артисты” исеменә лаек булды. Республика башлыгы Рөстәм Хәмитовның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә Дәүләт бүләкләре тапшыруы турында Башкортостан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Рим Хәсәнов “Татар-информ”га үзенең юбилеена рәсми даирәләрдән ниндидер бүләкләр өмет итмәвен әйткән иде. “Минем бик дәрәҗәле бүләгем бар инде – Г.Тукай исемендәге дәүләт премиям”, - дигән иде ул. Хәсәнов Рим Мәхмүт улы (9 март 1947) — Башкортстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. "Кышкы романс", "Өфе юкәләре", "Юкка түгелдер", "Галия белән Заһир дуэты", "Мине юллар чакыра", "Сиңа килдем, иркәм", "Ялгыз аккош күлләрдә", "Кичер мине, әнкәй, гафу ит", "Үз ягыма кайтсам" һ.б. популяр җырлар авторы.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев