Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Рим абыйның күзеннән яшь койган чагын күрүчеләр булмагандыр..." - Әлфия Ситдыйкова

Татарстан һәм Башкортстанның әдәби җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. 13 сентябрь көнне Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган шагыйрь Рим Зиннәтулла улы Идиятуллинның 79 нчы яшендә йөрәге тибүдән туктады. Шагыйрьгә ни җитми? – җир бетереп Гомер буе эзли үз үзен; Нинди олы бәхет! – якты күздә Әйтеп китә алса үз сүзен. Әлеге шигъри юлларның авторын, кызганычка каршы, мин күреп белми идем. Әмма нәкъ шушы юллар аша ул күңелгә килеп керде. Уфа каласында яшәп иҗат итүче, юбилеем уңаеннан: “Каләмдәшем!” – дип мөрәҗәгать иткән Рим ага Идиятуллинның котлавы минем өчен көтелмәгән хәл булды. Иҗат кешеләрен, күкләр әмере белән, күзгә күренмәс җепләр тоташтыра күрәсең. Моңа яши-яши тагын да ныграк инана барасың. Иҗатым белән матбугат аша танышкан, рухи якынлык тойган олпат затның әлеге котлау сүзләрен, Мәңгелек сәфәргә озаткан чакта, үз рухына атап укырмын дип кем уйлаган?! Без Рим абый белән берничә мәртәбә телефон аша гына хәбәрләштек. Әмма аның кешеләргә булган ихтирамын, яратуын, тормышка булган мәхәббәтен шул берничә сөйләшүдән дә, шигъриятеннән дә бик ачык тойдым мин. 13 сентябрь көнне, Казаннан кайтып килгән чакта, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Рим Идиятуллинны 14 сентябрь, көндезге сәгать 12дә Чакмагыш районы Яңа Мортаза авылында җирләячәкләрен хәбәр итте. Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, Чаллы Язучылар оешмасы рәисе, күренекле язучы, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе Факил Сафин белән без әдипнең мәрәсимендә катнашырга дип, юлга кузгалдык. Көзге кояш күзгә тутырып карый. Башкортстанның матур табигать кочагында утырган Яңа Мортаза авылына килеп кергәндә авылның төзеклегенә игътибар иттек. Авыл кечкенә генә, халкы бик ачык күңелле. Яңа Мортаза авылында танылган татар фамилиясенә ия Еникеевлар, Суховлар, Мамлеевларның нәсел дәвамчылары яши икән. Рим ага Идиятуллин атаклы Еникеевлар нәселенең дәвамчысы. Якташ шагыйрьләрен соңгы юлга озатырга Чакмагыш Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Светлана Фларис кызы Шакирова, Р. Идиятуллиның якын дусты, озак еллар “Игенче” газетасында баш редактор булып эшләгән Хәйдәр Басыйров, газетаның бүлек мөдире, Лиана Ханмурзина, Резеда Арсланова, шагыйрьнең хатыны Дания ханым, кызлары Резеда, ике оныгы, Башкортстанның атказанган киң күләм мәгълүмат һәм матбугат хезмәткәре, Ш. Ходайбирдин премиясе лауреаты, Чакмагыш чаткылары әдәби берләшмәсенең җитәкчесе Сәхапова Рәзифә Гали кызы, Чакмагыш районының тагын бер күренекле шагыйре Вазыйх Исхаковның Канададан кайткан кызы Венера Исхакова, авылдашлары, якташлары, якыннары җыелган иде. Рим Зиннәтулла улы Татарстанның матбугатында басылып килгән шигырьләре белән безнең республика укучыларының да хөрмәтен яулаган шәхес. Күренекле әдип Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин Татарстан Язучылар берлеге, каләмдәшләре, татар укучылары исеменнән чыгыш ясап, чакмагышлыларның, якыннарының, гаиләсенең, авылдашларының авыр кайгысын уртаклашты. – Яңа Мортаза авылы халкы, Дания апа, гаиләгез, якыннары, Рим аганы белгән каләмдәшләр, аның шигырьләрен укып сөенгән, кинәнгән, канатланган миллионлаган татар халкының укучылары, Татарстан Язучылар берлеге исеменнән авыр кайгыгызны уртаклашам. Рим аганың якты дөнья белән хушлашуы безнең барыбыз өчен дә авыр кайгы. Рим ага соңгы көненә кадәр иҗат итте. Әдәби элемтәләрне өзмәде. Шагыйрь буларак, публицист, журналист буларак һәрвакыт көннең иң үткен кадагына суга торган шигырьләрен, мәкаләләрен язып, укучыларга җиткереп торды. Ул үз сүзен үз вакытында, иң кирәкле вакытта әйтә торган остазларның берсе иде. И җаныем, сәламнәр дә бармас Җирләргә мин китеп юлыксам, Түкмә яшең, көзге йолдызларны Кочагыңа алып җылытсаң, Кайтырмын мин. Бөтен галәмгә, җиһанга көзнең шәүләсе, нурлары төшкән чагында, нәкъ үзе әйткәнчә, шагыйранә, күз алдына китергәнчә, көзнең гаҗәеп бер көнендә без Рим аганы соңгы юлга озатабыз. Ул татар дөньясына, татар әдәбиятына моннан нәкъ илле ел элек, 1968 нче елда, иң талантлы шагыйрьләр белән бергә “Беренче карлыгачлар” исемле күмәк җыентыкта шигырьләрен бастырган шагыйрь. Санап кына китсәк тә ул “Беренче карлыгачлар”га кемнәр кергән: Мөдәррис Әгъләмов, Айдар Хәлим, Зиннур Насыйбуллин, Харрас Әюпов, Флера Гыйззатуллина. Менә шулар арасында иң мәртәбәле урыннарның берсендә Рим ага да бар иде. Әмма Рим аганың шигъритякә, әдәбиятка юлы гади булмады. Наҗар Нәҗми әйткәнчә: ул нейтраль зонада әдәби тормышка хезмәт итте. Ике ут арасында. Әмма аның дөньяга позициясе, карашы беркайчан да нейтраль булмады. Үз сүзен кистереп, ул иҗтимагый тормыш булмасын, ил-көн вакыйгаларына кагылышлы хәлләр булмасын, һәм инде әлбәттә милли мәсьәләләрдә булмасын үз сүзен әйтә килде. Халыкның рухын уятуда иң зур сүз әйтүче, иң күренекле шагыйрьләрнең берсе иде. Әле алтмышынчы еллар ахырында безнең татар шигъриятенең корифее Хәсән Туфан Рим Идиятуллиның шигырьләрен укыгач: “Молодец!” – дип язып куйган. Ул талантлы шагыйрь иде. Һәм инде аның шигърияте башкортларда да, татарларда да, татар дөньясында да, хәтта татарча бик үк яхшы белмәгән кешеләргә дә, әгәр дә укысалар, күңелләренә сеңеп кала торган шигърият. Һәм инде ул һәрвакыт безнең Татарстан белән бәйләнештә булды. Менә әле кичәгенәк тә, кара яңгыр явып торган чакта мин Айдар Хәлимнең өенә барып килдем. Сәламәтлеге начар булгач, килә алмады. Әмма ләкин ул үзенең иң кайгылы сүзләрен, иң якты хисләрен җиткерде. Һәм олы кайгыларын уртаклашты, – дип,  Факил Сафин шагыйрьнең хатыны Дания ханыма Айдар Хәлимовның әманәтен тапшырды. Союз рәисе Данил Салихов шулай ук бүген зур эшләр аркасында килә алмады. Без күренекле шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән килдек. Һәм инде Рим аганың әйткән сүзләрен искә төшереп китәсем килә: Ә мин исән әле, Казаннарга барам. Анда көтә исән дусларым. Без Рим аганы Казанда һәрвакыт көтәбез. Аның шигърияте беркайчан да онтылмас. Рим абый! Мин синең шигырьләреңне “Казан утлары” журналында, “Аргамак” журналында, “Мәйдан” журналында күпләп редакцияләп дөньяга чыгаруда өлеш керткән каләмдәшең. Һәрвакыт очрашып, фикерләшеп тора идек. Авыр туфрагың җиңел булсын! Урының оҗмахта булсын! Рухың шат булсын! Син безнең күңелләрдә һәрвакыт яшәячәксең. Рим аганың хатыны Дания апа барлык кайгы-шатлыкларны уртак итеп яшәгән ирен соңгы юлга озатырга килүчеләргә зур рәхмәтен белдерде. – Туган ягын хөрмәт итеп, яратып, һәрчак истә тотып яшәде. Әлбәттә шушы тормыш юлында бик күп авырлыклар да күрде. Балачактан ук, соңыннан тормыш көтә башлагач, үзебез зур кайгы кичердек. Шулай булуга карамастан ул сынмады. Авырлыкларны бергәләп, иңгә иң терәп кичердек. Ул кешеләрне ярата иде. Ул балаларны, оныкларны ярата иде. Балалар, оныклар өчен яшәде. Хөрмәт итеп килгәнсез. Бөтен авылдашларына, райондашларына, барччагызга да рәхмәт белдерәм. Рим абый һәм Дания апаның мәхәббәт җимешләре Резеда ханым да әтисенә булган йөрәк хисләрен яшереп кала алмады.  – Әти турында күп сөйләргә була. Ул менә дигән гаилә башлыгы иде. Безне бик яратып, тыйнак итеп тәрбияләде. Намуслы һәм лаеклы булырга өйрәтте, беркайчан да түбән төшмәслек итеп үстерде.  Ул оныкларын бик яратучы карт әти булды. Хәтта карт әти генә дә түгел, ә оныкларга үзен чын ата, чын ир-егет үрнәге итеп күрсәтте . Минем күз алдында шундый кабатланмас мизгел. Ул үзенең нечкә бармаклары белән алма кагын төрә. Аннан кисеп һәрберсен җеп белән бәйләп куя. Мин шул чагында Лев Толстойның зирәк карт турында язган булган хәлен искә төшердем Карт алмагач утырта икән. Аңа кешеләр: “Ник утыртасың, барыбер алмасын көтеп алып ашый алмассың” – дигәннәр. Ә ул: “Мин ашамасам, башкалар ашар” – дип, җавап биргән. Мин уйлыйм, минем әтигә ул сорауны бирсәләр, ул да нәкъ шулай җавап бирер иде. Ул һәрвакыт кешеләр өчен яшәде. Кешеләр өчен тырышты. Һәм без аңа шуның өчен рәхмәтле. Безнең яраткан әтиебез, карт әтиебез шундый иде. Зират тарафына кузгалыр алдыннан Рим ага Идиятуллины рухына багышлап, Әнгам Атнабаевның үлеменә атап “Еламагыз” дип язган язган шигырен укып үттеләр. Ил өстендә бергә гел бүлешеп Яшәсәк тә ярты кабымны, Гүргә кадәр күрмәдем лә мәгәр Күзеңә яшь кунган чагыңны. Рим абыйның да күзеннән яшь койган чагын күрүчеләр булмагандыр. Якты күңелле, якты иҗатлы каләмдәшебезне соңгы юлга озатканда да, китәсе юлын көзге кояш яктыртып торды. Караңгы гүре якты, авыр туфрагы җиңел, рухы шат булсын дип, табигать үзе догага оеган сыман тоелды миңа. Рим аганың җәсаде, мөселман йолалары буенча, дин әһелләре тарафыннан догалар кылынып, Яңа Мортаза авылы зиратына җирләнде.  

Әлфия Ситдыйкова.

Казан-Чакмагыш-Чаллы.


Татарстан язучылар берлеге
Фото: tatar-congress.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев