Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ретро-трамвай Казанның тарихи урыннары белән таныштыра

Иске Казан урамнары буйлап төрле төстәге трамвай йөри башлады. Ретро-трамвай Казанның тарихи үзәгенә туры килгән маршурт буенча - тимер юл вокзалыннан елга портына кадәр хәрәкәт итә. Электротранспортта шәһәр халкы һәм кунаклар 7 телдә 40 минутлык экскурсия тыңлый һәм татар милли ашларыннан авыз итә ала. Запуск экскурсионного трамвая Проект оештыручылары туристларны ретро-трамвай белән кызыксындыру  өчен барлык шартларны да тудырырга тырышкан. Экскурсия вакытында пассажирлар, 7 телдәге аудиогид ярдәмендә (русча, татарча, инглизчә, кытайча, испанча, французча, алманча) Татарстан башкаласының тарихы белән таныша, маршрут юлында урнашкан йортларда яшәгән танылган шәхесләр турында мәгълүмат тыңлый алачак. Моннан тыш туристларга түләүсез wi-fi дан куллану һәм проектның партнеры "Түбәтәй"тәкъдим иткән татар милли кухнясы ризыкларын авыз итеп карау мөмкинлеге тудырылган. Запуск экскурсионного трамвая Ретро-ресторан 22 пассажирга исәпләнгән. Трамвай 2 маршрут буенча йөриячәк, аңа теләсә кайсы тукталышта утырырга, билет алып экскурсия тыңлауны дәвам итәргә була. 7 яшькәчә балаларга һәм пенсионерларга ретро-трамвайда йөрү бушка. Билетны трамвайда аларга була, бәясе - 200 сум. Шулай ук чәй һәм камыр ризыгы бәясе кергән комплекслы билетлар да сатылачак.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев