Татар матбугаты
Республиканың мәгълүмат һәм элемтә Министрлыгы Татарстан Республикасы рәсми порталын камилләштерү өчен 8 млн сумлап акча түлиячәк
1254
0
0
Тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
«Дәүләт мәгълүмат системасы булган «Татарстан Республикасы рәсми порталы»н эшләп бетерү планлаштырыла. «Бәйсез антикоррупция экспертизасы”н камилләштерү күздә тотыла. Порталны эшләп бетерү ведомстволар соравы нигезендә башкарыла», – диде «Татар-информ» агентлыгына ТР мәгълүмат һәм элемтә Министрлыгы матбугат сәркатибе Юлия Гәрәева.
Шулай ук ул, моңа өстәп ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков кушуы буенча дәүләт мәгълүмат системасы кысаларында яңа сайтлар булдырылачагын да әйтте.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев