Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикада сугыш ветераннарының саны узган елга караганда 10 меңгә кимегән

2 майга республикада 55 034 сугыш ветераны исәпләнә. Аларның саны узган елга караганда 10 меңгә кимрәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан  хәбәр иттеләр. Республика ветераннарының 2055е – сугыш инвалиды, 515е – гамәлдәге армия составына кермичә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, 195е – “Ленинград блокадасы” күкрәк тамгасы белән бүләкләнүчеләр. Моннан тыш бүген Татарстанда 205 концлагерь тоткыны, 39 726 тыл хезмәтчәне исән. Шулай ук Татарстанда 12 338 сугыш ветераны һәм инвалидларының тол хатыны яши.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев