Бүген исә якташыбыз Сергей Рыжиков «Союз МС-02» кораблендә галәм киңлекләрен айкый. Үзе белән Татарстан флагын да алган.
Мәктәптән башланган хыял
Сергей Рыжиков 1974 елның 19 августында Бөгелмә шәһәрендә дөньяга килә. Әнисе гомере буе фельдшер, әтисе нефть табу өлкәсендә оператор булып эшли. Татарстанда озак яшәми алар. Урта белемне булачак космонавт инде Нижневартовск шәһәренең 12 нче мәктәбендә ала. Шул вакытта ук «Крылья Самотлора» дигән яшь авиаторчылар клубына йөри. Мәктәптә әле дә яратып искә алалар укучыларын. Музейда Сергейга багышланган стенд та бар. Нижневартовскига сирәк кайтса да, сыйныф җитәкчесе Валентина Еременко янына кереп чыгарга онытмый ул. - Ул миндә дүртенче сыйныфтан укый башлады. Сережа гадәттән тыш малай иде! Буе кечкенә булуга карамастан, сыйныфта лидер булуы белән аерылып торды. Кызларны һәрвакыт рыцарь кебек яклады, аларны ихтирам итте. Сыйныфларына бирелгән һәр эшкә азарт белән тотына иде. Алынган эшен җиренә җиткереп башкарды. Ул бик җаваплы укучы булды, - ди утытучы. Валентина Еременко Сергей белән бәйле бер вакыйганы да искә төшереп китте әле. V сыйныфта укыганда Сергей сыйныфташлары белән хәрби-патриотик бәйгегә әзерләнгән. Ләкин бәйге вакыты килеп җиткәч, көннәр артык салкын булу сәбәпле, Сергейдан кала бер бала да мәктәпкә килмәгән. Егетнең батырлыгы, үз сүзенә тугры булганы өчен командага беренче урын биргәннәр.
- Ул һәрвакыт очучы булырга хыялланды. Күңеленең бер түрендә космонавт булу теләге дә бар иде, ләкин ул галәмгә бары тик сайлап алынганнар гына күтәрелә дип уйлады. Соңыннан балачак хыялын тормыш максатына әйләндерде. Безнең балалар өчен үрнәк ул хәзер. Барысы да космонавт булырга хыяллана дип әйтә алмыйм, ләкин тормышта булмастай әйбер юк икәненә инанып яшиләр, - диде Валентина Еременко.
Маресьев илһамландырды
Мәктәпне тәмамлаганнан соң Сергей Оренбург шәһәренең Хәрби-һава очучылар көллиятенә укырга керә. Биш елдан «очучы-инженер» белгечлеге ала. Соңыннан ике ел Хәрби-һава хезмәтләрендә (ВВС) хезмәт итә. Л-39, МиГ-29 самолетларында 400 сәгатьтән артык оча. 110 тапкыр парашюттан сикерә. 2006 елда Космонавтлар сайлап алу буенча ведомствоара комиссия карары буенча аны космонавтлар отрядына алалар. Сергейның бертуган энесе Александр бүген дә Нижневартовск шәһәрендә яши. Кайчандыр ул да абыйсы белән хәрби хезмәткә әзерләнгән. - Бу безнең өчен күптән көтеп алган вакыйга. Сугыш вакытында бабабыз очучы булган. Сергей аның эзләреннән китте. Һәрвакыт очарга хыялланды. Көн-төн авиаүзәктә югала иде, парашюттан сикерде. Өйгә махсус журналлар яздырып алып, шулардан карап самолет модельләрен төзи идек. Минем исә диңгезче буласым килде. Хәзерге вакытта машиналар белән эш итәм, - дип сөйләде Александр. Кечкенә вакытларында ике бертуган Борис Полевойның «Повесть о настоящем человеке» дигән китабын йотлыгып укыган. Аларны яңа үрләр яуларга китап герое - очучы Маресьев илһамландырган. - Ул бөтен әйбергә дә өлгерә иде. Яхшы укыды, ирекле көрәш, каратэ белән шөгыльләнде, турникта күтәрелде. Мине дә үзе артыннан өндәде. Өйдәге эш тә безнең өстә бит. Фатирда чисталык тоттык, әни кайтырга кичке аш пешерә идек, - ди космонавтның энесе.
Сергей Рыжиков очу алдыннан тиеш булган барлык имтиханнарын да бары тик «биш»кә тапшыра. Галәм киңлекләренә менү өчен 10 ел чиратын көтә, төрле сынаулар үтә. - Һәрвакыт бер адым алдан уйлап эш итәргә кирәк. Күнекмәләр бөтен белгәнебезне интуитив рәвештә эшләргә өйрәтә, - дип сөйләгән Сергей чираттагы сынавын үткәннән соң журналистларга. Сергейның улы Иван да хәрби һөнәр иясе. Свято-Алексеевск комлыгындагы Переславль-Залесский шәһәрендә урнашкан православие гимназиясе кадеты ул.“Җир искиткеч матур, аны сакларга кирәк”
Сергейның галәмгә очарга җыенуын белгәч Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров аның янына барып кайта. - Татарстаннан Галәмгә очучы беренче кеше нәкъ менә Бөгелмә районыннан булуы күңелдә шатлык та, горурлык хисе дә уята. Бу үзенчәлекле вакыйга. Сергей Рыжиков очачак дигән хәбәрне ишеткәч, без шунда ук 25 август көнне “Йолдызлы шәһәрчек”кә юл тоттык. Аның белән шәһәрдән ерак булмаган базада очраштык. Бик мөлаем, ачык, гади кеше булып чыкты. Туган ягы тарихын яраткан, эшенә фанатикларча тугры булган кеше ул. Дөрес, ул безнең шәһәрдә озак яшәмәгән. Ләкин шәһәр мэры буларак, аның безгә еш кайтып йөрүен ишетү минем җанга рәхәтлек бирә, - диде Линар Закиров. Сергейның галәмгә очуын Арчалылар шәһәр үзәгендә урнашкан скверда агач утырту белән бәйрәм итте. Әлеге чараны Сергей Рыжиков белән шәхсән таныш, “Җиһангирлар” хәрәкәте җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов оештырган. Хәрәкәт Юрий Гагаринның галәмгә очуына 50 ел тулу уңаеннан эшли башлаган. - Җиһангир – җиһан кешесе. Без барыбыз да Җир кешесе генә түгел, ә Җиһан кешесе дә. Әниебез Җир булса, әтиебез Җиһан, - дип аңлатты "Җиһангирлар" хәрәкәтенең асылын Хәлил Гайнетдинов. Скверда өч төрле агач утырттылар. Эрбет 500-800 ел яшәгәнгә Җиһан агачы дип йөртелә. Юрий Гагаринның галәмгә очканда “позывное” да “кедр” булган. Сергей Королев аны “Кедр-кедр, я Заря” дип озата. Икенче агач – юкә. Ул – Җир, хатын-кызлар символы. Өченчесе – миләш. Бер яктан кешеләрне төрле авырулардан сакласа, икенче яктан – кызыл әчкелтем җимешләре галәм киңлекләрен яулаган вакытта югалтулар символы булып тора. - Мин армия чорында “Энергия Буран” дигән программа буенча Байконурда хезмәт иттем. Әлеге базаны Татарстан белән чагыштырсак, ул республиканың биш район территориясен биләп торыр иде. 2013 елда балалар белән эшли башлагач, без “Йолдызлы эстафета” дигән Бөтенроссия бәйгесендә катнашып “Йолдызлы шәһәрчек”кә экскурсиягә бардык. Татарстан командасы дип тыншытыргач, яныбызга зәңгәр формадан бер яшь кенә егет килеп басты да, “Мин сезнең якташ”, диде. Сергей белән аралашуыбыз шулай башланды, - ди Хәлил Гайнетдинов. - Мәктәпләрдә космос темасы югалды хәзер. Инде ничә ел астрономия фәнен кертергә тырышабыз. Ниһаять, Россия мәгариф министры Ольга Васильевна бу хатаны төзәтте. Балалар да космонавт булырга хыялланмый. Алар хәтта Гагарин, Телешкованың да кем икәнен белми. Инде Россия Президенты Владимир Путинга 12 апрель көнен дәүләт бәйрәме итәргә кирәк дип ике тапкыр хат яздык. Ул бит дөнья дәрәҗәсендә булган иң зур казанышыбыз. Сергей Рыжиков җитәкләгән экипаж орбитада 155 көн булачак. Космонавтлар Россия галимнәре билгеләгән 54 фәнни экспериментларның берничәсен башкарачак, шуларның берсе галәм киңлекләрендә борыч үстерү. 25 октябрь көнне Сергей МКСтан Җир белән элемтәгә керде. - Җир шарын космостан күреп шаккаттык. Ул искиткеч матур, аны сакларга кирәк, - дигән ул туры эфирдан. Галәмгә сәяхәтеннән соң республикабызның беренче космонавты туган ягы Бөгелмә шәһәренә кунакка кайтырга сүз бирде.
Чыганак: http://www.shahrikazan.com
Нет комментариев