Татар матбугаты
Республиканың һәрбер районында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе уздырыла
492
0
0
Быел республикада 1 нче сыйныфка 47 меңнән артык бала барачак. Шуларның бер мең ярымын хәйрияче абый-апалары букчалар белән сөендерергә өлгерде инде. Бүген республиканың һәрбер районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе уздырыла.
– Әлеге чара безгә балачак иленнән булуыбызны искә төшерә. Аз керемле, күп балалы, авыр хәлле гаиләләрдәге сабыйларга уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырабыз. Хәйрия ярдәме мохтаҗ булган 2 – 11 нче сыйныф укучыларына да каралган. Балалар бүләкне бик сөенеп кабул итә, – дип сөйләде кичә Татарстан Президентының ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева Хөкүмәт йортында узган чарада.
2007 елдан бирле үткәрелүче бу чарада барлыгы 165 мең 1 нче сыйныф укучысына 210 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Быел 2 – 11 нче сыйныф укучыларының меңгә якыны мондый бүләкне алган. 7 августта акциягә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән республиканың баш педагогы Энгель Фәттахов катнашында Алабугада узган чарада старт бирелгән иде. Тагын берничә көннән соң Президент Рөстәм Миңнеханов Нурлат балаларына букча өләште. Сөенечле вакыйгалар әле августның соңгы көннәренә кадәр дәвам итәчәк. Теләгән һәр кеше игелекле эшләрдә үз өлешен кертә ала. Акциядә төрле предприятие, оешма, эшмәкәрләр актив катнаша. Ярдәм чарасы төрле булырга мөмкин. Кемдер уку әсбаплары алу өчен игелек марафоны уздыра, кайбер районнарда хезмәткәрләр бер көнлек хезмәт хакы белән бүлешкән. Кибетләрдә махсус тартмачык куяючылар да бар. Предприятиеләр дә үз эшчеләренең балаларына бәйрәм оештыра башлады. Кыскасы, быел 20 меңләп баланы бүләк көтә. Чара кысасында аутизм, дислексия (сөйләм һәм язу күнекмәләре бозылу) белән интеккән балалар белән шөгыльләнүче педагог, табиблар өчен махсус семинар оештырмакчылар.
Балаларга гына түгел, мәктәпкә дә ярдәм итәргә була. Республикада 2013 елда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе оештырыла башлаган иде. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев белдергәнчә, быел 386 белем һәм тәрбия бирү учреждениесенә 10 миллион сумлап ярдәм күрсәтелгән. Иганәчеләр арасында төзелеш материаллары, җиһазлар, компьютер техникасы белән булышучылар да бар. Бигрәк тә Кукмара, Арча, Казан мәктәпләренә саллы өлеш керткәннәр. Ә Бөгелмә районы укучылары олы тормыш юлына баскач та туган мәктәбен онытмый икән. Аларның ярдәме белән бер миллион сумнан артык акча җыелган. Ә республика программасы нигезендә биш-алты ел эчендә барлыгы 753 мәгариф оешмасы төзекләндерелгән.
Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев