Татар матбугаты
Рәшид Сюняев Марсель Гроссма премиясе белән бүләкләнде
Россия фәннәр академиясе академигы, Космик тикшеренүләр институты баш фәнни хезмәткәре Рәшид Сюняев Марсель Гроссма премиясе белән бүләкләнде. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүләкләү Римда Marcel Grossmann Meeting гравитацион физика өлкәсендәге халыкара конференциядә узды.
Танылган Казан галименә премия “Реликтив нурланыш тикшеренүләре ярдәмендә Җир шарында электромагнит процессларының теоретик методларын эшләү” өлкәсендә бирелгән.
- Марсель Гроссма халыкара премиясе гравитацион физика һәм астрофизика өлкәсендә өч елга бер тапкыр бирелә.
- Рәшид Сюняев узган ел Россия Дәүләт премиясе лауреаты булды. Россия Президенты Владимир Путин премияне Р.Сюняевка һәм аның хезмәттәше –физика-математика фәннәре докторы, МГУ профессоры Николай Шакурега тапшырды.
Татар-информ
Фото: prokazan.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев