- Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тоелып торырга тиеш.
- Әмма ураза камил булсын өчен без шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән үзебезне сакларга тиешбез. Бу турыда сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үә сәлләм: “Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк”, – дигән (Ибн Маҗәһ).
- Үзен мөселман дип таныган кеше уразаны сәламәтлеге өчен яисә ябыгыр өчен түгел, ә рухи яктан камилләшер өчен тотарга тиеш. Без бу айда гүзәл холыкка, гүзәл әхлакка омтылырга тиешбез.
- Без шушы айда яхшылык эшләргә ашыгырга тиешбез. Үз калебләребезне чистартырга, күркәм сүзләр сөйләргә тиеш, гайбәткә кермәскә, кешене гаепләмәскә, ялганламаска тырышырга кирәк.
Татар матбугаты
Рамазан – ризыкның кадерен, мескен-ятимнәрнең хәлен, вафатларның кадерен белә торган ай
Сабыр итә торган, изгелек эшли торган ай килеп җитте. Хуш киләсең! Бу айның фазыйләтләре һәм үзенчәлеге турында ТҖ МДНнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировтан белештек.
Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуны теләрләр иде» (имам Табарани, Бәйһәкый).
Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә риваять ителә: “Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма Рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфәлләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирә”.
Аллаһы Тәгалә бу изге айда барлык мөселманнарга ураза тотарга боерган. Изге Коръәндә “Бәкара” сүрәсенең 183нче аятендә болай дип әйтелгән: “Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять, сез тәкъвалылардан булырсыз”.
Уразаның мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Ураза сүзе “тыелу” дигәнне аңлата.
Энҗе Ногманова, Интертат
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев