Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рамазан – изге гамәлләр ае

Диния нәзарәте игълан иткән “Рамазан – изге гамәлләр ае” дигән  акция кысаларында бүген чираттагы чара булды, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Казанда гомер кичерүче физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан гомуми авырлыгы ярты тоннага җиткән азык-төлек җыелмалары бирелгән.
Әлеге изге эшкә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе  кушылды. Үзенең нәсихәтләре һәм изге теләкләрен әйтеп ул  күчтәнәчләр белән тулы 50 җыелманы тапшырды. Форсаттан файдаланып, мөфти хәзрәтләре Рамазанның фазыйләтләре, әлеге айда башкарылган гамәлләрнең савабы күп тапкырга артуы һәм ислам диненең кешене изгелеккә генә чакыруы турында сөйләде.
Изге Рамазан ае ахырына кадәр хәйрия фонды мохтаҗларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, авыруларга тагын 240 шундый күчтәнәч өләшәчәк, диелә хәбәрдә.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев