Татар матбугаты
Р.Миңнеханов Путин белән Назарбаевка Татарстанның туристлык мөмкинлекләре хакында сөйләде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Казахстанның рәсми кешеләренә Татарстанның туристлык мөмкинлекләре буенча презентация үткәрде. Ул республиканың төп туристлык үзәкләре турында сөйләде. Бу турыда «Татар-информ»га республика башлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга һәм Казахстан Президент Нурсолтан Назарбаевка Зөя утрау-шәһәрчегендә һәм борынгы Болгарда, шулай ук Кама Тамагында, Чистайда, Алабугада, Чаллыда оештырылган туристлык кластерлары турында сөйләгән.
Татарстан Президенты Владимир Путин һәм Нурсолтан Назарбаевка Болгар шәһәрендә төзелгән «Кол Гали» кунакханәсе комплексы буйлап виртуаль экскурсия үткәргән. Ул Татарстанның Бөек ефәк юлы коридорына керүен, аның буенча туристлык маршрутлары каралуын да әйткән.
- «Кол Гали» кунакханәсе комплексының гомумит мәйданы 25 гектар. Анда теннис кортлары, ясалма күл, амфитеатр, панорамлы ябык һәм ачык бассейннар бар.
Фото: пресс-служба Президента РТ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев