Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Путин: "Россия чын күңелдән Төркия белән дустанә мөнәсәбәтләрне торгызырга омтыла"

Россия Төркия белән дустанә мөнәсәбәтләрне торгызырга омтыла. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде, дип яза "ТАСС". "Безгә дустанә мөнәсәбәттә булган Төркия белән тулы форматлы мөнәсәбәтләрне чын күңелдән торгызырга омтылабыз, ул ил белән күп еллар дәвамында уникаль хезмәттәшлек һәм үзара мөнәсәбәтләр иде", - диде ул Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашуда. Төркия Президенты Эрдоганның Россиягә соңгы визиты ике яклы элемтәләрне торгызу буенча гына түгел, ә үстерү буенча да тулы кыйммәтле эшкә омтылуны раслады", - дип билгеләп үтте Путин. 2016 елның 26 июлендә Мәскәүдә Россия һәм Төркия дәүләтләре башлыклары Владимир Путин белән Рәдҗәп Тайип Эрдоган очрашуы узды. Моннан тыш, Россия белән Төркия ягы хезмәттәшлекне яңартуның төп юнәлешләре буенча фикерләштеләр һәм эшләрне этаплап башкарырга булдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев