Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Профессиональ фотографларның тарихта үз урыны бар, фотография - үзенчәлекле чыганак" - Искәндәр Гыйләҗев

Тарихны өйрәнүдә фотография дигән чыганак әле чынлап торып яңа гына ачыла башлады. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев шул фикердә. Бу хакта ул Казан федераль университетынды март ахырында узган “Public history” темасына “Акыл фабрикасы” чарасында белдерде. Фотографияләрнең үзе өчен нинди роль уйнаганын ул Беренче бөтендөнья сугышы белән бәйләп сөйләде. Ул Германиядә татар хәрби тоткыннары арасында немец хакимиятенең пропаганда эше алып барганын, Берлин астында шундый берничә лагерь булганын, анда 12 мең татар хәрбиләре тотылганын билгеләп узды. Галим әйтүенчә, немецлар татарларның фольклор җырларын, догаларын, сөйләмнәрен яздырган булган, моны дәлилләүче пластинкалар да бар. “Бер халыкның башка халык белән шулай кызыксынып, шундый мирас калдыруының уникаль мисалы бу”, - ди Искәндәр Гыйләҗев. «Акыл фабрикасы» лекторий Галим әлеге уникаль материаллар арасында фотографияләр дә сакланганын әйтте. Ул бер немец архитекторының пыяла пластиналарда сыйфатлы фотографияләр ясаганын һәм шул кешеләрнең йөзләре, аларның лагерьдагы тормышы турында фотографияләр сакланганы турында сөйләде. Искәндәр Гыйләҗев, шулай ук, бер 10 еллап элек үзенә Әнвәр исемле бер абзый мөрәҗәгать иткәнен әйтте. Бу абзый үзенең әтисе Беренче бөтендөнья сугышында хәрби тоткын булуы турында сөйләгән. “Аның әтисе лагерьда вакытта фотога төшерергә өйрәнгән. Аның “Лейка” фотоаппараты булган, ул татар хәрби тоткыннары тормышы турында дистәләгән фотография ясаган. Аннары аларны өенә алып кайткан. Әнвәр абый, балалары булмаганлыктан, миңа шул фотографияләрне бүләк итте. Мин аларны өлешчә бастырдым. Менә шул 60-70 фотографиянең язмышы нинди булган, уйлап кына карагыз, тулы бер детектив сюжет язарлык. Кеше тоткынлыкта булган, ә көнкүреш, почта килгән, ипи өләшкән мизгелләр, дини бәйрәмнәр чагылыш тапкан фотолар төшергән. Бу искиткеч чыганак”, - ди Искәндәр Гыйләҗев. Тарих белгече элек фотография турында күзаллау бөтенләй башкача булуын әйтеп: “Без гаилә белән фотога төшәргә бәйрәмгә барган кебек бара идек. Мин фотография искиткеч, үзенчәлекле чыганак дип саныйм. Профессиональ фотографларның тарихта үз урыны бар, алар иҗади яктан якын килә”, - диде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев