Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Польшада яшәүче милләттәшләребез актив тормыш рәвеше алып бара

Польшаның Белостокта һәм Гданьск шәһәрләрендә яшәүче татарлар актив тормыш рәвеше алып бара. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы  Лилия Габдрафикова хәбәр итте.
lilia
“Гданьскта борынгы татар хәрбиләренә (уланларга) һәйкәл куелган, - ди Лилия Габрафикова. - Белостокта поляк телендә «Татарская жизнь» дигән фәнни журнал чыгаралар. Фәнни чаралардан тыш, башка мәдәни эш тә алып баралар. Мәсәлән, балалар бию ансамбле бар аларның. Әмма Казаннан хореографлар килмәгәч, алар Уфадан һәм Кырымдан килгән хореографлар өйрәткән биюләрне үзләштерә”.
Исегезгә төшереп узабыз, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның карары нигезендә, Европадагы татарлар күмелгән каберләрне барлап, Германия җирләрендәге татар каберлекләрен өйрәнә башлады. Бу юлы галимнәр Польша һәм Германияне колачлады.
“Бу сәфәрдә Варшава архивында кызыклы очрашу булды. Татар документларын җыеп, безнең өчен күргәзмә ясаганнар иде. Бу - борынгы Алтын Урда чорыннан калган татар ярлыклары һәм башка татар ханнары исеменән поляк кенәзләренә җибәрелгән дипломатик язмалар. Ул документларның күчерелмәләрен музейларга алып кайтырга дип сөйләштек. Безнең Тарих институты һәм Варшава архивы белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Поляк галимнәре белән безнең мемориаллар буенча эзләнүләр турында да сөйләштек, бәлки, алардан ниндидер ярдәм булыр, чөнки Польша бик зур, анда Беренче Бөтендөнья сугышы елларында да, Бөек Ватан сугышында да бик көчле яулар булып узган. Монда соңгы сугыш чорында лагерьлар да күп булган. Шуңа күрә Польшадагы эзләнү эшләрен бер бару белән генә төгәлләү мөмкин түгел”, - ди Л.Габдрафикова.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев