Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Польша татарларына багышланган еллык басма дөнья күрде

Белостокта Польша татарларына багышланган еллык басма – “Rocznik Tatarow Polskich” җыентыгы дөнья күрде.

Җыентыкның редакторы Муса Чахоровски хәбәр итүенчә, журнал 1932 елда чыга башлый. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр аның өч саны чыгып кала. 1993 елда “Польша татарларының еллык басмасы” үз эшчәнлеген янәдән башлап җибәрә. Хәзер ул дәүләт тарафыннан финанслана.

“Журналның әлеге саны Польшада яшәүче татарларның тарихына һәм бүгенге тормышына багышлана, – ди Муса Чахоровски. – Җыентык Торун университеты профессоры Светлана Червоннаның Кырымдагы мәчетләргә багышланган мәкаләсе белән ачыла. Әлеге язма авторның киләсе елда аерым китап булып чыгачак фәнни хезмәтенең беренче бүлекләреннән гыйбарәт”.

Моннан тыш жураналда Бакчасарай фонтаннары, татар талисманнары, Польша татарларының публицистикасына багышланган мәкаләләр дә урын алган. Бер фәнни хезмәт рус телендә язылган. Ул Темур Куршутовның XX гасыр башындагы күренекле кырымтатар журналисты, җәмәгать эшлеклесе Җафар Сейдамет биографиясенә багышланган эзләнүләре.

Журналда Адас Якубаускасның “Mój Tatarstanie” – “Минем Татарстан” шигыре дә китерелә.

“Польша татарларының еллык басмасы”да Муса Чахоровски үзенең “Коръәннең поляк теленә тәрҗемәләре” дигән хезмәтен дә тәкъдим итә. Автор Коръәннең беренче дүрт сүрәсенең поляк теленә тәрҗемәсен дә китерә.

63 яшьлек редакторның эшчәнлеге әлеге журнал белән генә чикләнми. Муса Чахоровски Польшада дүрт айга бер чыга торган “Татар күзәтүе”, “Литовск татарлары” басмаларының редакторы һәм унике шигырь җыентыгы авторы да булып тора.

“Мин элек хәрби журналист булып эшләдем. Инде 20 ел дәвамында Польша татар җәмгыяте тормышын яктырткан басмалар чыгару белән шөгельләнәм , - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Муса Чахоровски. – Татарстанда да, Россиядә дә булганым юк. Татар телен дә белмим, гомумән, Польша татарлары татар телендә сөйләшми. Шулай да безнең “Ак каурый” балалар һәм яшьләр ансамбленең репертуарында татар, башкорт һәм кырым татар телендәге җырлар бар”, – ди ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев