Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

«Питрау-2017» керәшен мәдәнияте республика фестивале 14 июльдә үткәреләчәк

Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау-2017» керәшен мәдәнияте республика фестивале 14 июльдә була. Бәйрәмнең унсигезенче ел үткәрелүе дип хәбәр итә Мамадыш муниципаль районының рәсми сайты. Ел саен бәйрәмгә катнашучылар арта – анда 60 меңнән артык кеше җыела. Бәйрәм кичке 17.00 сәгатьтә башлана. Кунакларны “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле җырлап каршы ала. Программада - «Димче почмагы», «Керәшен чибәре» конкурсы һәм традицион бәйрәм уеннары.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев