Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Пенза өлкәсендә иң уңган татар "Авыл кызы"н сайлаячаклар

Конкурсның финал өлеше 23 апрельгә билгеләнгән. Анда җиңгән туташ “Татар кызы-2017” бәйгесендә катнашачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына конкурсны оештыручыларның берсе Гүзәл Сәфәрова хәбәр итте. Бәйгене алар башта районнарда, аннан өлкә дәрәҗәсендә уздырырга ниятләгән булганнар. Әмма быел Пенза өлкәсенең Әләзән авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. "Шуңа да районнар халкын өстәмә рәвештә борчымыйча, өлкә күләмендә үткәрергә булдык", - ди Г.Сәфәрова. “Бәйгегә без авыллардан чыккан кызларны җәлеп итәбез. Пенза өлкәсендә татар авылларының саны -  52, шуларның 28 ендә мәктәп бар һәм аларның 16 сында татар теле дәресләре укытыла. Конкурсның максаты да  - татар телен, җырларын, биюләрен, милли киемнәрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны яшь буынга җиткерү. Җиңәргә теләгән кызга да төп таләп — татар телендә иркен аралаша белү”, - ди оештыручы. Аның сүзләренчә, өлкәдә бик күп матурлык һәм зирәклек бәйгеләре үткәрелә. Аеруча югары уку йортлары кысаларында. Аларда татар кызларын “күтәрәләр”, үзләрен камилләштерергә этәргеч бирәләр. "Ә бу - татар авыл кызына багышланган, аны данлаган һәм зурлаган бердәнбер бәйге", -  диде Гүзәл Сәфәрова. “Татар авылларында да булган кызларыбыз бик күп. Җиңүчене активлыгына, җыр-биюгә, нәфис сүзгә оста, чын татар кызларына хас булганча әдәпле, тыйнак, сабыр булу сыйфатларына өстенлек биреп сайлап алачакбыз”, - диде проектны тормышка ашыручы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев