Татар матбугаты
Пенсионерлар байларга үрнәк күрсәтә
Салкынча көннәр шәл дә ябындыра, өскә дә киендерә. Кайбер йортларга җылы бирә башладылар инде. Фатирларында шәхси җылыту казаннары булган кешеләргә аптырыйсы юк. Туңа башласа, шундук җылы җибәрә ала. Социаль ипотека программасы буенча төзелгән күп кенә йортлар әнә шулай көйләнгән. Ә менә үзәктән җылытылучыларга бераз көтәсе әле. Хәер, республиканың Апас, Арча, Әтнә, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Чирмешән, Теләче һәм Ютазы районнарында йортларга һәм социаль оешмаларга җылылык тулысынча бирелгән инде. Тукай, Нурлат, Яңа Чишмә, Яшел Үзән районнары да әкренләп җылына башлаган.“Татэнерго” оешмасы республиканың дүрт районын җылылык белән тәэмин итә.
Шушы көннәрдә 6091 йортка, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, медицина оешмаларына җылылык бирелде”,– ди оешманың генераль директоры Рәүзил Хаҗиев.– Җылылык бирмәүнең сәбәбе гади: күп кенә йортлардагы системалар әзер түгел. Югыйсә идарәче оешмалар ул эшләрне май ахырында тәмамларга тиеш иде. Күбесенең әле дә җылы җибәрү өчен рөхсәт кәгазе юк. Таләпләр елдан-ел катгыйлана. Болай эшләү тиктомалдан түгел. Кышкы салкында авария килеп чыкмасын өчен җылы килүче торбалар юылып тәртипкә китерелергә тиеш. Күп кенә заманча йортларда җылылыкны көйләүче җиһазлар урнаштырылган. Әгәр өйдә бик эссе булса, җылылыкны киметергә, салкын икән, арттырырга була.
– Мондый җиһазлар яңа йортларның һәрберсендә урнаштырылган. Нәтиҗәдә җылыны әрәм итмичә кулланырга була. Шулай да иң яхшысы – һәр йортка шәхси казан куйдыру. Республика халкының нигәдер шушы системага күчәсе килми. Мәсәлән, 10 йортның берсендә яшәүчеләр шәхси казан куйдыруга каршы чыга икән, без, ни кызганыч, берсенә дә куя алмыйбыз,– ди Рәүзил Хаҗиев.Салкыннар башлану белән, калган йортларга да җылы бирәчәкләр. Бер генә фатир да җылысыз калмаячак, дип ышандыра генераль директор.– Бүгенгә республика халкының җылылык өчен 481 миллион сум әҗәте бар. Бу – күп еллар буе җыелып килгән бурыч. Күп кенә кешеләр җылылык өчен субсидия алырга мөмкин икәнлеген белми. Үзе яшәгән районның социаль яклау бүлегенә тиешле документларны тапшырган очракта, түләгән акчасын азмы-күпме кире кайтарыр, бурычы да кимер иде. Авыр хәлдә яшәүчеләрне аңлап була. Әмма шул ук вакытта кыйммәтле чит ил машинасында җилдереп, бурычка батканнары да җитәрлек. Мәсәлән, кайбер кешенең җылылыкка түләргә акчасы булмаса да, берничә “КамАЗ” машинасы барлыгы ачыкланды. Без андыйларга күптән чара күрә башладык, – ди Рәүзил Хаҗиев. Җылылык өчен Зәй районы халкы бурычын түли алмый икән. Бу районда күп кенә фатирларны җылылык бирү сезонына әзерләп тә бетермәгәннәр.
– Гади халыктан торак-коммуналь хезмәтләр өчен акча алалар да үзләштерү ягын карыйлар. Күп кенә идарәче оешмаларга җитәкче булып яңа кешеләр килде. Бу өлкәдә җитәкченең эшли белүе дә, намуслы булуы да бик мөһим. Соңгы вакытта шундый бер очрак булды. Бер җитәкче идарәче оешмага урларга дип әзерләнеп килгән. 27 миллион сум акча үзләштереп өлгергән. Ул моңа алдан ук оста итеп әзерләнгән. Үз исемендә бер генә милек тә калдырмаган. Андыйларның да эзләренә тиз төшәбез, – ди Рәүзил Хаҗиев.
Өйләренә җылылык бирелеп тә, туңып утыручылар булгалый. Баксаң, күп кенә йортларда торбалар искергән икән. Шуңа да быел республиканың күп кенә районнарында төзекләндерү эшләре алып барылган. Фатирлары йорт почмагында урнашкан кешеләр дә еш зарлана икән. “Туңабыз. Өйгә җылы килеп җитми”, – дигән хәбәрләр оешмага еш килеп тора. Бу очракта махсус комиссия, фатирдагы температураны тикшереп, тиешле чарасын күрә.P.S. Әгәр уртача һава температурасы биш көн дәвамында 8 градус тора икән, җылы җибәрергә тиешләр. Синоптиклар күзәтүенчә, 7 – 10 октябрь көннәрендә салкыннар булачак. Димәк, шәхси казаны булмаган кешеләрнең өйләренә җылы шул вакытта килер дип көтелә.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев