Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Парижда "Франция – Татарстан" форумы эшли башлады

30 ноябрьдә Франция башкаласы Парижда "Франция – Татарстан" форумы эшли башлады. Форум эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика делегациясе катнаша.

Татарстан Президенты "Instagram" челтәрендә Овернь-Рона-Альп төбәгенең  Төбәк советы вице-президенты Филипп Менье һәм Россия Федерациясенең Франция Республикасында гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Александр Орлов белән төшкән фотоларын урнаштырган.

Кичә Татарстан Президенты Франциягә Татарстан делегациясенең визитын оештыруда Александр Орловның зур роль уйнавын билгеләп үткән иде.

Бүген форум кысаларында, хезмәттәшлек турында килешүләрне имзалау планлаштырыла. Шулай итеп, Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "SBM" компаниясе арасындагы килешүгә Татарстан ягыннан министр Альберт Кәримов кул куяр дип көтелә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм "Сервье" компаниясе арасында үзара аңлашу турындагы меморандумны министр Гадел Вафин имзалаячак. "Волга Дискавериз" һәм "HEFI Development" компанияләре арасында килешүгә, “IT-парк” һәм "Ob’vious SAS" (Numa) арасында үзара аңлашу меморандумына да кул куелачак, дип фаразлана.

Татарстан делегациясенең эш планында шулай ук Франция Республикасы компанияләре җитәкчеләре белән йөзгә-йөз очрашулар каралган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев