Татар матбугаты
Оренбургның "Ак калфак" берләшмәсе балаларга милли, рухи тәрбия бирү серләренә өйрәтүче мәктәп ача
Оренбург өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлары берләшмәсе 2017 елга төп эш планын билгеләде, дип хәбәр итәләр Оренбург өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтариятеннән. Мохтариятнең хатын-кызлар советы җитәкчесе Альбина Әпсәләмова белдергәнчә, быел Оренбургта “Татар кызы” бәйгесен, “Туган авылым” бәйге-фестивален үткәрү, татар милли ризыкларын әзерләү һәм татар калфакларын тегү буенча мастер-класслар оештыру ниятләнелә.
Шулай ук “Ак калфак” берләшмәсе быел татарларның бәби туе традицияләрен торгызу максатында, әниләр өчен балаларга милли, рухи тәрбия бирү серләренә өйрәтүче мәктәп ачарга да ниятли.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев