Татар матбугаты
Өметне өзәсе килми ("Тәртип" радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева белән әңгәмә)
“Тәртип” радиосы соңгы вакытта иң яратылып тыңлана торган радиостанцияләрнең берсе иде. Өч ел дәвамында күңелне сөендергән радио, ни кызганыч, бүген көне буе сөйләми. Дөресрәге, ул 3 сәгать кенә сөйләргә мәҗбүр. Радионың киләчәге ничек булыр, өмет бармы? Без шул хакта “Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева белән сөйләштек.
– Бөтен тапшыруларыбызны да әзерлибез. Хәзер без 91,5 FM ешлыгында, “Болгар” радиосында “Тәртип” тапшырулары буларак эшлибез. Иртәнге 9дан көндезге 12гә кадәр, – дип сөйли радионың баш мөхәррире. – Элек “Тәртип”не Казан һәм башкалага якын авылларда гына тыңлап булса, хәзер безне бөтен республика ишетә. Халыкның сөенеп шалтыратканын тыңлау да күңелле. Әмма безне беренче көннән үк белгән радиотыңлаучыларда ниндидер ышанмау, моның вакытлы күренеш икәненнән шикләнү барлыкка килде. “Бик тиз сатылдыгыз, без шуның өчен имза җыйдыкмыни?” – диючеләр дә бар. Борчылулары өчен дә, 12 меңгә якын имза өчен дә рәхмәттән башка берни әйтә алмыйм. Ләкин, дөрес аңларга кирәк, өйдә кайгырып утырып кына “Тәртип”не саклап калып булмый.
– Шул ук вакытта “Тәртип” радиосы интернетта эшчәнлеген дәвам итә дип беләбез...
– “Тәртип” радиосы интернетта 24 сәгать эшләп килә. Интернет-тапшырулар да безнең өчен мөһим. “Тәртип”нең өч еллык бай архивы тупланды. Сыйфатлы һәм кирәкле тапшыруларны кабатлауның зыяны булмас. Ешлыкны югалткач, бөтен җиһазларны өйгә күчердек. Матди яктан милли җанлы, иманлы тыңлаучыларыбыз ярдәм итте. Шул рәвешле алар безгә радионы кабат ачу бурычын куйды дисәк тә була. Чөнки “Тәртип”нең төп тыңлаучысы интернетта түгел.
– Халык яратып тыңлаган радионы саклап калу мөмкин эш идеме?
– Бу без дә, җитәкчеләр дә үтәсе сынау булган. Ешлык уенчык түгел бит инде ул. Сату-алу эшләрендә дәүләт контроле булырга тиеш. “Тәртип” радиосы ул – социаль проект. Тәрбия, белем бирү, милли үсеш өлкәсендә акча эшләп булмый. Өч ел эшләдек. Безгә акча эшләү максатын куймадылар. Ләкин без аякка басып, ныгып, реклама җыя башлаган идек инде.
– Ялгышмасам, сезнең радио ешлыгы күбрәк спорт юнәлешендә эшләү өчен бирелгән иде?
– “Тәртип”кә ешлык Универсиада вакытында алынды. Шуңа да анда спорт тапшыруларына да күп урын бирелде. Тәүлегенә биш сәгать спорт турында сөйләүнең хикмәтләрен үзебез генә беләбез. Әле әүвәлге җырлар, эчтәлекле тапшырулар көткән тыңлаучыны да саклап калырга кирәк бит. Төрлечә эшләп карадык. Иртәнге гимнастика, офис гимнастикасы, акыл гимнастикасы, өлкәннәр өчен гимнастика... Көрәшчеләр, батырларыбыз хакында тапшырулар. Төнлә дә, көндез дә. Спорт темасына күп урын бирелгәнне тыңлаучылар арасында аңламаучылар да, безне эт итеп сүгүчеләр дә күп булды. Эфирга чыгып кычкырып булмый бит, документ буенча шулай тиеш диеп. Алла рәхмәте, җитәкчеләребезнең тырышлыгы белән, бер ел эшләгәннән соң, лицензия буенча аның күләмен киметтеләр.
– “Тәртип”не саклап калу өчен шактый күп имзалар җыелды. Аларның файдасы булдымы?
– Безнең кулда 12 меңгә якын имза бар. Әлегә булган мөмкинлектән чыгып эшне дәвам итәсе иде. Дәүләт радиосында безгә “Тәртип”нең эшчәнлеген таныту өчен мөмкинлек бирелгән икән, моңа рәхмәт әйтеп эшләргә генә кирәк. Сүз дә юк, коллектив вакытлыча таралды. Һәркемнең тормыш алып барасы бар. Ләйлә Ялалова башка эшкә күчте. Райнур Шакиров кире үзе эшләгән радиога кайтты. Ешлык булгач, кире кайтырлар, Алла боерса! Ә имзаларның ярдәме булыр дип уйлыйм. Ул бит – халык фикере. Безгә ел азагына кадәр ешлык була дип вәгъдә иттеләр. “Болгар” радиосына килү вакытлыча, бу –“Тәртип”не сату түгел, киресенчә, саклау.
– “Тәртип” радиосының тыңлаучылар көтеп ала торган тапшырулары күп иде. Бүген тапшырулар челтәрен саклап кала алдыгызмы?
– “Чакырылган кунак” эфирга кайтачакмы, дип тә шалтыратучылар бар. “Болгар” радиосында “Сәхнә”, “Яшәү яме” кебек тапшырулар эшләп килә. Алар безнең тапшыру белән аваздаш, шуңа да әлегә бу тапшыру эфирга чыкмый. Без кайбер тапшыруларны вакытлыча югалттык. Тапшыруларны авторларыбыз килеп эшли, бу – аларның зур хезмәте. Барлык программаларны алдан раслап эшлибез. Биредә элеккедән килгән тәртип! Ләкин, башка радио эчендә эшләсәк тә, иҗат ягыннан чикләү юк, эшләр өчен барлык шартлар тудырылган. Дәүләт эчендә дәүләт!
– Димәк, “Тәртип” исән?
– Тыңлаучының өмете сүнмәсен, ышанычы бетмәсен иде. Бу – милләт өчен кирәкле радиостанция. Мондый эшне акчага гына кайтарып калдырырга ярамый. Хәзер безнең мәсьәлә белән “Татмедиа” агентлыгы шөгыльләнә. Бу эшне җиренә җиткерү Президент тарафыннан кушылган. Җитәкче кешеләр ышандырган икән, без дә кабат ачылып эшли башлаячагыбызга ышанабыз. 7 май – радио көне бит әле! Барлык “Тәртип”ле хезмәттәшләремне котлыйм! 2018 елда үз ешлыгыбыз аша тәбрикләргә насыйп булсын!
Рәсимә Галиева, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев