Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөекбританиядә "Европа татарлары Альянсы" халыкара ассоциациясенең киңәйтелгән утырышы узачак

6-9 апрель көннәрендә Оксфордта (Бөекбритания) "Европа татарлары Альянсы" халыкара ассоциациясенең киңәйтелгән утырышы үтәчәк. Чарага Европаның 16 иленнән 44 делегат чакырылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр итәләр. Утырышның көн тәртибе "Буыннан буынга күчеш -  татарларның мәдәни-тарихи мирасын саклауда мөһим фактор " дип тәкъдим ителгән. Делегатлар Европада яшәүче татарларны киләчәктә берләштерү, шулай ук татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен саклау һәм үстерү, тарихи истәлекләрне, һәйкәлләрне, ике Бөтендөнья сугышында һәлак булган һәм күмелгән татарларның тарихи истәлекләрен саклауда яшьләрне катнаштыру турында сүз алып барачак. Очрашу барышында Вильнюста (Литва) узачак Европа Сабантуена әзерлек, 2018 елда Будапештта (Венгрия) үтәчәк - "Европа гүзәле" халыкара конкурсын оештыру турында фикер алышачаклар. 2019 елга кадәр оешманың эш планын төзү дә каралачак. Утырыш кысаларында, икенче эш көнендә, Оксфорд университетында Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре һәм Европа илләре белгечләре катнашында "Татарларның бөтендөнья тарихындагы урыны" дип аталган конференция узачак. Шулай ук катнашучыларга шагыйрь Равил Бохараев истәлегенә багышланган иҗат кичәсе оештырылачак. Белешмә: 2016 елның апрелендә Брно (Чехия) шәһәрендә узган "Европа татарлары Альянсы" халыкара ассоциациясенең киңәйтелгән утырышында кабул ителгән резолюция нигезендә Европа татарлары, 2017 елдан башлап, "Европа татарларының интеграцияләү процессларын анализлау һәм гомумиләштерү"  дигән күпъеллык проектын гамәлгә ашыра башлый. Проект татар тарихына бәйле сорауларны, шулай ук социологик тикшерү үткәрүне күздә тота . Зур эшнең нәтиҗәсе Европада яшәүче татарларның тарихы һәм тормышына багышланган китап чыгару булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев