Татар матбугаты
Оксфорд университетында татарлар һәм Алтын Урда тарихы буенча беренче конференция узачак
6-10 апрельдә Оксфорд университетында татарлар һәм Алтын Урда тарихы буенча беренче конференция узачак. Оксфорд университетының Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә чыгарылган “Дөнья тарихында Алтын Урда” зур фәнни хезмәте шушы чарага нигез булган. Бу китапның инглиз теленә тәрҗемә ителгәнен искәртик. Конференциянең әһәмияте турында "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Оксфорд университетының тарих факультеты фәнни хезмәткәре Мари Фаверо сөйләде
"Европада татарлар тарихы белән шөгыльләнүче белгечләр бик аз. Оксфорд өчен биредә Алтын Урда буенча алып барыла торган тикшеренүләрнең көнбатыш галимнәренә барып ирешүе мөһим. Чөнки рус тарихы, Византия белән шөгыльләнүче экспертлар күп, ә безгә Алтын Урда, урта гасырлар чорында татарлар тарихы турында белү бик кызык булыр иде, чөнки моның белән шөгыльләнүче белгечләр бармак белән генә санарлык. Мин шулар исәбендә", – ди ул.
Мари Фаверо бу тикшеренүләрнең инглиз телендә, аның да бик югары дәрәҗәдә мөһим булуын билгеләп уза.
"Бу мондагы күпсанлы һәм сыйфатлы тикшеренүләр белән көнбатыш галимнәре дә таныша алсын өчен кирәк. Хәзер бу проектның максаты – Оксфорд, көнбатыш фәнни берләшмәсе һәм Алтын Урда темасы белән шөгыльләнүче Татарстан тикшеренүчеләре арасында күпер салу. Европада медиевистика (урта гасырлар тарихы - Т.И.) юнәлеше бик тә популяр. Соңгы вакытка кадәр ул Франция, Италиядә урта гасырларга йөз тотты. Евразияне беркем өйрәнмәде. Хәзер көнбатышта фәнни җәмәгатьчелекнең Евразиянең урта гасырлардагы тарихына актив кызыксыну уяна. Бездәге тикшеренүләр көнбатыш галимнәре өчен медиевистиканың гомуми тарихына пазл куярга мөмкинлек бирә, ягъни анда Европа тарихына гына урын алмаячак. Алар Россия тарихы, Үзәк Азия вакыйгалары турында да язачак, ягъни бөтендөнья медиевистикасы барлыкка киләчәк. Татарстан үзенең тикшеренүләре һәм фәнни потенциалы белән моңа зур өлеш кертә", – дип ассызыклый Мари Фаверо.
Мари чит илдә татарлар имиджы турында сөйләп, Европада Алтын Урда турында фаҗигале күзаллау яшәгәнен белдерде. Күпләр бу дәүләт зур югалтулар, җимерүләргә китергән дип саный.
"Хәзер Алтын Урдага карата мөнәсәбәт үзгәрә, чөнки көнбатыш тарихчылары җимерүләрдән генә тормаганын, аларның сәүдә осталары, мәдәниятара коммуникацияләр, багланышлар урнаштыру осталары булуын аңлады. Евразия халыкларын алар шулкадәр берләштергән, бу Евразиянең аерым тарихын формалаштырган. Евроцентризм, бөтен усаллык, агрессия Европадан килә дигән фәнни доктрина бар, хәзер глобаль үзгәрешләр, Алтын Урда тарихы башка система булган дигән аңлау бар. Бу сәяхәтләр, сәүдә, дипломатия багланышлары мөмкинлеге биргән система. Бу бөтендөнья дипломатия системасы. Почта, виза, паспортлар, дипломатик мөнәсәбәтләр нәкъ менә Алтын Урда нәтиҗәсендә дөнья масштабына чыга. Ягъни бөтен процесс, евроцентризм доктринасы күрсәткәнчә, Европадан гына түгел, Евразиядә дә башлангыч алган. Алтын Урда ул юлбасарлар, баскынчылар түгел, бу башка система икән дигән аңлау бар", – дип белдерде әңгәмәдәш.
Мари Алтын Урда темасы белән шөгыльләнә башлау тарихы турында сөйләде. Ул урта гасырлар белән бик кызыксына. Бу тема аның күңеленә якын, көнчыгышны өйрәнә башлагач, башта урта гасырларда Россия тарихын өйрәнгән. Аннары аның Евразия тарихына барып тоташканын аңлаган. Ә бу исә, Россия генә түгел, башка төрки халыклар да.
"Гарәп чыганаклары белән эшләдем, Ибн Фадланның Исламның Россиядә ничек таралуы турында хезмәтен өйрәндем. Аннары Алтын Урда нәкъ менә минем тема булуына төшендем", – ди Мари.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев