Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Оксфорд шәһәрендә (Бөек Британия) "Дөнья тарихында татарлар" дип аталган конференция узды

7-8 апрель көннәрендә татар галимнәре Оксфорд университетында «Дөнья тарихында Алтын Урда» китабын тәкъдим итте. Кичә, 8 апрельдә,  Оксфорд шәһәрендә "Дөнья тарихында татарлар" дип аталган конференция узды. Чараны Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты Оксфорд университеты белән берлектә оештырды. Шулай ук аны Бөтендөнья татар конгрессы, Европы татарлары альянсы һәм Бөекбритания татарлары ассоциациясе дә хуплады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Башта Бөекбритания Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландиядәге Россия вәкиллеге исеменнән конференциядә катнашучыларны Мәгълүмат, матбугат һәм мәдәният буенча вәкиллекнең киңәшчесе Константин Шлыков сәламләде. Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты директоры, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, җиде томлык "Татарлар тарихы" китабы һәм "Дөнья тарихында Алтын Урда" монографиясенең шеф-редакторы, тарих фәннәре докторы Рафаэль Хәкимов кунаклар һәм катнашучыларга Алтын Урданың үсешен тикшерүнең алшартлары хакында сөйләде. "Алтын Урда һәм Россия, Европа татарлары тарихы буенча бик күп уйдырма яши. Алар татарларны Евразия далаларын изеп тоткан залим халык итеп күрсәтә. Сталин 1944 елда Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнүне тыя. Үзгәртеп кору елларыннан соң Алтын Урда һәм татарлар тарихын дөрес итеп чагылдыручы кыю галим-тарихчылар барлыкка килә", - диде Рафаэль Хәкимов үз чыгышында. Исегезгә төшерәбез, 7 апрельдә җиде томлык "Татарлар тарихы"ның беренче күчермәсен һәм һәм "Дөнья тарихында Алтын Урда" монографиясен Бодлиан китапханәсенә тапшыру тантанасы узды. Китап "ТАИФ" оешмасы ярдәмендә инглиз теленә тәрҗемә ителеп бастырылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев