Татар матбугаты
Очрашулар тагын насыйп итсен!
Арча районының Иске Ашыт мәктәбендә укуларын 55 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар очрашуы булды. Күз алдына китерегез: 69-70 яшьлек олпат ир-атлар, башларына ак шәл ябынган апалар, балачак еллары үткән туган мәктәпләрен һәм бер-берләрен сагынып, 55 елдан соң кабат уку йортына аяк бастылар. Мондый истә калырлык гаҗәеп очрашулар сирәк була. Дөрес, 20 елдан соң да, 30 елдан соң да мәктәп тәмамлаучыларның очрашып торгалавы гадәти күренеш. Һәм аларның күбесе сыйныфташларның башта мәктәп янында җыйналып, аннан болынга яки берәр кафега барып кәеф-сафа коруларына кайтып кала. Ә Иске Ашыт мәктәбендә бу көнне бөтенләй икенче хәл күрергә туры килде. Сыйныфташлар бер-берсе белән генә түгел, ә укытучылары һәм бүгенге мәктәп укучылары белән дә очраштылар. Хәзерге заманда сирәк була торган күренеш, шулай бит?
Бүгенге тарихи очрашуга килгән абый-апалар – 1962 елда мәктәпне тәмамлаучы 8нче сыйныф укучылары. Алар класста барлыгы 16 бала булган. Очрашуга унау килгәннәр иде, алтысы инде, кызганычка, вафат.
Ул көнне мәктәп кайчандыр олы юлга озатып калган укучыларын сагынып көтеп алган кебек тоелды. Көне дә шушы вакыйгага махсус әзерләнгән шикелле кояшлы һәм җылы иде. Очрашуга килүчеләрне капкага кадәр чыгып, мәктәп директоры Альбина Мостафина үзе каршы алып торды. Дөрес, бу инде алар укып чыгып киткән мәктәп түгел. Иске мәктәп урынында заманча төзелгән, ялт иткән яңа таш мәктәп тора. Әле үткән ел гына биредә тоташ төзекләндерү эшләре үткәрелгән. Шуңадыр, мәктәп тирә-якка һәм бөтен авылга нур сибеп, кояш кебек балкып тора. Бөтен җирдә тәртип, чисталык. Тыштан гына түгел, эчкә үткәч тә шундый җылылык, матурлык бөркелә. Диварлар мәктәп һәм аның укучылары алган дипломнар, мактау кәгазьләре белән тулган.
Моннан 55 ел элек канат биреп очырган мәктәпкә чал чәчләре белән кайттылар сабакташлар. Бу Иске Ашыт мәктәбендә 8 классны тәмамлаган беренче чыгарылыш сыйныфы. Алар үзләрен яңадан мәктәп елларындагы шикелле хис иттеләр. Күңелдәге дулкынлануны берничек тә басып булмый иде: күпләре күзләренә килгән яшьләрен сөртте. Кайлардан эзләп тапканнардыр, хәтта үзләренең класс журналларын да алып килгәннәр. Тышлары таушалып, эчләре саргаеп бетсә дә, бик кадерле истәлек иде бу. Кулларына алып үз исем-фамилияләрен эзләделәр, куелган билгеләрне күреп көлештеләр.
Очрашуга киләсе кунаклар җыелышып беткәч, аларны икенче катка, залга чакырдылар. Аягүрә баскан укучылар, укытучылар мәктәпнең элеккеге укучыларын алкышлар белән каршы алдылар, кадерләп алгы урыннарга утырттылар. Мәктәп директоры очрашу кичәсен башлап җибәрде. Ул аның гадәти генә кичә түгеллеген, ә шушы мәктәптә укыган өлкән буын вәкилләренең яшь буын белән тарихи очрашуы икәнлеген, һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең яшь буынга үзләренең киңәшләрен бирүе дә булачагын искәртте. Иң элек кунаклар үзләре белән таныштырып, мәктәп елларын искә төшерделәр. Укыган чакта сөйләшеп сүзләре бетмәгәннәрнең дә, сөйли башлагач, күңелләре тулып, әйтергә теләгәннәрен әйтә алмыйча тордылар. Һәркайсы һөнәр алган, гаилә корган, икешәр-өчәр бала үстергән. Шөкер, алар барысы да бу тормышта үз юлларын тапкан. Араларында табиблар да, укытучылар да, дин әһеле дә, мал табибы һәм гади эшчеләр дә бар. Ләкин кем генә булмасыннар, алар тормышта үз кыйблаларын югалтмаганнар, чын кеше булып кала белгәннәр. Сугыштан соңгы ачлык-ялангачлык заманында туып-үссәләр дә, берсенең дә тормыштан зарлануы ишетелмәде. Һәрберсе Ходай биргән гомеренә шөкерана кылып яши.
Кеше үзенең тормыш юлын шушы мәктәп бусагасыннан башлый. Тырышып-тырмашып хәрефләр язарга, укырга, сөйләшергә өйрәтеп, карлыгач кебек ел да канатлар бүләк итүче нинди изге йорт ул мәктәп! Мәктәп кешегә беренче тормыш дәресләрен дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра. Барысы да үзенең мәктәптәге беренче көнен бәлки хәтерләп тә бетермидер, ләкин һәркем үзенең соңгы кыңгырау бәйрәмен күпме еллар үтсә дә, исендә тота. Әлбәттә, мәктәп дигәч, бәлки шатлыклы хәлләр генә искә төшмәс, чөнки безне, барыбызны да укымаган дәресләр, эшләнмәгән өй эшләре, яман билгеләр өчен ачуланалар, кайберәүләрне иптәшләре дә, мөгаен, кыерсытадыр. Ләкин болар барысы да мөһим түгел. Һәрбер укучы үсеп җитеп, еллар биеклегеннән үзенең мәктәп чорына әйләнеп караса, барыбер мәшәкатьсез, кайгы-хәсрәтсез, тыныч балачагын һәм гомергә бер тапкыр гына кабатлана торган мәңгелеккә узып киткән мәктәп елларын искә аладыр. Һәркемгә үзе укыган мәктәп, укыткан укытучылар, бергә укыган сыйныфташлар кадерле һәм якын. Аның шулай икәнлеге һәр чыгышта кызыл җеп булып сузылды. Менә Әхмәтҗанов Габдерафик Кәрим улының сүзләре дә укытучыларына кадер-хөрмәт, рәхмәт хисләре белән сугарылган. Үзен укыткан Мидхәт абый, Әхәт абыйларына, әйтәсе сүзләремне әйтеп бетерерлек кенә түгел, мин сезнең каршыгызда башымны иям, диде ул. Аннан соң чыгыш ясаган Фирдания Гыйззәтуллинаның сөйләве дә бик гыйбрәтле һәм истә калырлык булды. Яшәү мәгънәсе, тормыш кадере турындагы укыган шигырьләре күзләрне яшьләндерде. Сибгатуллина Нәкыя мәктәп елларын искә төшереп, хатирәләрне яңартты. Шаңгәрәева Кафия очрашудан алган тәэсирләрен бик моңлы итеп җырлавы аша җиткерде. Бу сөйләүләр бер-бер артлы тезелеп кенә китсә, очрашуның кайсыдыр бер почмагы килеп җитмәгән кебек булыр иде. Анысын да уйлаганнар. Мәктәпнең педагог оештыручысы Әхмәтгалиева Әминә белән тәрбия завучы Галиева Гөлфирә искиткеч матур сценарий язганнар. Очрашу темасына балалар җырлаган җырлар, сөйләгән шигырьләр шулкадәр мәгънәле һәм эчтәлекле булды ки, аларның һәрберсе көчле алкышларга күмелде. Ә инде биючеләре җитез биюләре белән килгән кунакларны да биергә мәҗбүр итте. Менә шулай яшь буын өлкәннәргә хөрмәтен үзләренең сәләте, сәнгатькә гашыйклыгы аша күрсәтсә, олылар үзләренең чыгышларында балаларга үгет-нәсыйхәт һәм киңәшләрен бирделәр. Чыгыш ясаучылардан Мөхәммәтҗанов Иңгел, Әхмәтҗанов Әхтәм, Шакирҗанов Шамилләр шушындый якты, җылы мәктәпләрдә тырышып укырга да укырга кирәклеген аңлаттылар. Һәм үзләренең нинди салкын мәктәпләрдә укулары, керосин лампасы яктысында дәрес әзерләүләре турында ачынып сөйләделәр.
Очрашуның иң югары ноктасы, һичшиксез, шушы Әхтәм, Иңгел, Кафия, Нургаязларны укыткан укытучыларның катнашуы һәм аларның ике буын: үз укучылары һәм бүгенге мәктәп балалары каршында сөйләгән сүзләре булгандыр. Алар дүртәү иде: абыйлы-энеле укытучылар Әхәт һәм Мидхәт Сәфәровлар, Дамира апа Әхмәдуллина һәм мәктәпнең шул еллардагы директоры Шәрипов Тәлгать Шәрип улы. Шунысы игътибарга лаек, аларның барысы да хезмәт юлларын шушы Иске Ашыт мәктәбендә башлаганнар. Сәфәров Әхәт сигезенче сыйныфны тәмамлагач, бераз Шекә мәктәбендә эшләп алган, аннан әлеге мәктәпкә килгән һәм үзеннән 3-4 яшькә генә кечерәк малай-кызларга хезмәт укыта башлаган. Аның абыйсы Мидхәт, сугыштан кайткан фронтовик егет, ул чордагы Укытучылар институтын тәмамлап, шулай ук укытучылык хезмәтенә керешкән. Әхәт абый мәктәпкә кергәндә үк аның каршында үсеп утырган акация агачларын үзләре утыртып үстерүләре турында сөйләгән иде. Ул аларны үз чыгышында тагын бер искә төшерде. “Инде миңа 89 яшь. Без ул агачларны мәктәп балалары белән бергә утырткан идек. Аларны күргәч мин укучыларымны күргән кебек булам. Саклагыз аларны. Алар тарих, алар хатирә. Үзегез дә агачлар утыртыгыз. Һәм менә безнең яшьтә мәктәпкә килгәндә алар сезне шатланып каршы алырлар”, – диде ул. Ә Мидхәт Сәфәров сугыш авырлыклары, үлем белән яшәү арасында көрәштә үзләренең җиңеп чыгулары турында сөйләп, балаларны кыю булырга һәм бүгенге тыныч тормышның кадерен белеп сакларга чакырды. Әхмәдуллина Дания апа математика укыткан. Ул да үзенең укучыларына аны онытмыйча, олылап шушы очрашуга чакырган өчен зур рәхмәтләрен әйтте. Бүгенге мәктәп балаларына исә тормышта белем алмыйча, укымыйча үз урыныңны табуы бик кыен икәнлеген искәртте. Мәктәп директоры булып эшләгән Шәрипов Тәлгать 50нче еллардагы авырлыклар турында бик тәфсилләп сөйләде. Хәзерге балалар мәктәпне салам ягып җылыттык дигән сүзләргә бәлки ышанып та бетмәгәннәрдер, бер ипине 20-25 балага бүлеп ашатуны да алар күз алдына китерә алмыйлар. Әмма болар чынбарлык, болар безнең үткәнебез. Боларны балалар белергә тиеш. Шуларны белеп кенә бүгенге тормышның кадерен белергә була.
Җылы очрашу бер мизгел кебек узып та китте. Күңелләрдә якты истәлекләр, сагынганда карарга фотолар калды...
Шушы очрашуны оештырып, әллә никадәр хатирәләрне яңарткан, яшьлеккә кайтарган кешенең исемен аерып әйтмичә булмый. Барлык сыйныфташларын эзләп тапкан тәртипле, зыялы, үз авылын яратучы Вәлиев Нургаз Газиз улы ул. Үз авылларында 8 классны тәмамлаганнан соң Яңа Кенәр урта мәктәбенә йөреп укыган. 11нчене бетергәч Казан медицина институтына юл алган. Югары белемле теш табибын Ульян өлкәсенә җибәргәннәр. Гомере буе, лаеклы ялга чыкканчы, шул чит өлкәдә баш врач булып эшләгән. Туган ягы гел тартып торганга, 2015 елда Яңа Кырлай авылына кайтып төпләнгән. Менә шундый язмыш. Сыйныфташлар белән очрашу үткәрү исә аның күптәнге хыялы булган һәм ул аны менә шулай итеп тормышка ашырды. Аның сөйләшүеннән бергә укыган дусларына хөрмәте никадәр зур булуын, укытучыларына рәхмәте чиксез икәнлеген һәм туган авылын никадәр яратуын чамаларга-сиземләргә мөмкин.
Укытучы булгач, мин үзем күргән нәрсәләрне тәрбияви яктан анализларга өйрәнгән. Балаларга патриотик тәрбия бирергә кирәк, туган җирне яратырга кирәк дип өстән күпме күрсәтмәләр, боерыклар бирелә, шул уңайдан күпме ясалма чаралар үткәрелә, күпме күз буяган кәгазьләр языла. Чын тәрбия менә шундый очрашуларда була икән ул. Эчкерсез, ихлас сөйләшүләрдә кешенең кемлеге күренә, бөтен чынбарлык тулысы белән ачыла. Монда авылыңны ярат, яхшы укы, укытучыларыңны хөрмәт ит дип үгетләүләр артык, монда балалар тормыш мисалларында укытучыларга хөрмәтнең нинди булырга тиешлеген күрделәр. Элеккеге сыйныфташларның бүгенге көндә дә бер-берсе белән даими элемтәдә торулары, ярдәмләшеп, шатлык-кайгыларны бүлешеп яшәүләре хөрмәткә лаек. Мәктәпне тәмамлаганнан соң дистә еллар үтсә дә, тормыш күбесен авыр сынаулар белән сынаса да, барысы да шул ук – саф, самими, чиста күңелле калганнар. Классташлар белән очрашуларның соңгысы булмасын, аралашып, хәлләрне белешеп, кунакка йөрешеп, ярдәмләшеп яшик дип таралыштылар.
Фәрит ВАФИН. Арча районы, Яңа Кенәр авылы
Татарстан яшьләре
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев