Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Нурлатта "Әбиемнең күңел сандыгы" дип аталган мәдәни чара узган

Нурлатның 3 нче номерлы мәктәбендә “Мәктәп укучыларын буыннар багланышы аша этномәдәни тәрбияләү” проекты гамәлгә ашырыла. Шуның буенча укытучы Роза Әбүбәкерова укучылар белән “Әбиемнең күңел сандыгы” дигән мәдәни чара уздырды, дип яза Нурлатның “Дружба” газетасы. Аерым алганда, алар татар йортының традицион күренешен булдырырга тырыштылар: әбиләр, әбиләрнең әниләре яшь чакта кулдан тукып, күңел бизәкләрен төшереп чиккән сөлгеләр, челтәрле эскәтерләр белән сәхнә түрен бизәделәр, уртага борынгы сандыкны куйдылар. Укучылар үзләре дә татар милли киемнәреннән чыгыш ясады. Аларга кунакка Вәсилә һәм Рәзинә “әби”ләре килеп, җирле фольклор, борынгы йолалар, юрамалар белән таныштырдылар. Сандыкта сакланган сөлгеләр, милли киемнәр, шул исәптән түбәтәй, калфак, алъяпкычлар, шулай ук элек популяр күңел ачу төре булган кич утыру үзенчәлекләре турында кызыклы итеп сөйләделәр. Нәфис куллы кызлар исә кул эшләре белән мәшгуль булды: халкыбызның моңлы көйләрен сузып чигешен чикте, бәйләде. Шул рәвешле, биредә һәркем үзен элеккеге мохиттә итеп, бер дус гаилә булып тоя алды. Җырлап, биеп, “йөзек салыш” уйнап, вакыт узганы сизелми дә калды. Шушы чарада катнашучылар соңыннан татар милли тәм-томнары белән сыйланды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев