Татар матбугаты
Новосибирск өлкәсендәге "Милләтебез хәзинәләре Себер сандыгында" дип ис. смена татар балаларын берләштерә
12-20 август көннәрендә Новосибирск өлкәсендә "Милләтебез хәзинәләре Себер сандыгында" дип исемләнгән профильле смена эшлиячәк. Аны өлкәнең татар мәдәни үзәге оештыра. Шулай ук “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы, Новосибирск өлкә автономиясе төбәк татар милли-мәдәни үзәге, Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге дә оештыручылар исемлегендә. Мәгълүм булганча, профильле смена 2015 елдан бирле үткәрелә.
Балалар сменасының максаты – туган телне, мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау, татар балаларын берләштерү, дип хәбәр итте оештыручылар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.
Тугыз көн дәвамында балаларга татар теле дәресләре биреләчәк. Алар иҗади остаханәләрдә вокал, хореография дәресләре алачак, кул эшләренә өйрәнәчәк. Шулай ук катнашучылар сәләтләрен “Татар кызы”, “Татар егете”, “Танцпол йолдызы”, “Сабан туе гүзәле”, “Сабан туе батыры” бәйгеләрендә күрсәтә алачак.
Смена Сабан туе белән тәмамланачак.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев