Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Норвегиянең Storebrand банкы ислам кануннарына нигезләнгән "хәләл" кредитлар тәкъдим итә башлаган

Storebrand банкы тарафыннан кертелгән процентсыз кредитлар исламда процентлар алуны яки акча кредитлары җыемын тыючы гамәлләргә туры килә, дип яза The Local. Storebrand банкы сайтында "хәләл" дип аталучы кредитлар күрсәтелгән. Аерым алганда алар торак алырга ниятләгән, әмма дин кануннары буенча гадәти кредит алу мөмкинлеге булмаган мөселманнарга юнәлдерелгән. Андый кредитлар шулай ук яшьләргә үз торакларын булдырырга ярдәм итә алачак. Банкир идеясе зур кызыксыну уяткан – атна дәвамында 300ләп кеше яңа кредит төрләре буенча банкка мөрәҗәгать иткән. Норвегия банкы белгечләре "хәләл" кредит бирүнең үзенчәлекләрен исәпкә алу өчен Бөекбритания һәм Малайзия коллегаларыннан консультация алган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев