Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Нормаль бюджетны тәэмин итү һәм социаль йөкләмәләрне башкару өчен консолидацион чаралар үткәрергә тиешбез" - Дмитрий Медведев

РФ хөкүмәте хәзерге шартларда экстраординар чаралар кабул итмәячәк, уйлап эшләнелә торган консерватив курс тотачак, дип белдерде Россия министрлар кабинеты башлыгы Дмитрий Медведев, дип хәбәр итә INTERFAX.RU.

"Бернинди гадәти булмаган, экстраординар чаралар кабул итүне планлаштырмыйбыз. Шуның белән бергә, нормаль бюджетны тәэмин итү һәм социаль йөкләмәләрне башкару өчен консолидацион чаралар үткәрергә тиешбез, ", - дигән Медведев Беренче каналның "Воскресное время" программасына биргән интервьюсында.

Ул хәзерге хәлдә "теләсә нинди үзгәрешләр һәм үзгәртеп корулар кешеләрнең яшәү дәрәҗәсеннән һәм социаль торышларына бәйле булырга тиеш", дип белдергән.

"Башка сүзләр белән әйткәндә, без уйлап эшләнелә торган консерватив курска нигезләнеп, сайлауга кадәр кабул ителгән карарларны башкарачакбыз, май указларын тормышка ашыру буенча эшлибез, хөкүмәт программасын һәм шулай ук сайлау кампаниясе барышында күрсәтелгән эшләрне башкарачакбыз", - дигән Медведев.

Элегрәк стратегик эшләнмәләр Үзәге советы (ЦСР) башлыгы, РФ президентының Икътисад советы җитәкчесе урынбасары Алексей Кудрин Сочида Сбербанкның эшлекле иртәсендә Россия президентының "май указлары"ның бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакларын күтәрү өлешендә вакытны сузарга була, дип белдергән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев