Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Нонна Гришаева һәм Ренат Ибраһимов Казанга мөселман киносы фестивалендә катнашырга килә

5 нән 11 сентябрьга кадәр Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестивале үтәчәк. Форумның кунаклары кино сәнгате әһелләре, режиссерлар, актерлар һәм продюсерлар булачак. Фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта оештыру комитеты Россия киносы йолдызлары белән сөйләшеп, аларның фестиваль программасында катнашуларына ризалыкларын алган. Барлык чакырылучылар да диярлек үз программаларын тәкъдим итәчәк, осталык дәресләре оештырачаклар, тамашачылар белән очрашуларда, фильм презентацияләрендә булачаклар, фестивальнең ачылыш һәм ябылу тантаналарында концерт программасында чыгыш ясаячаклар. Фестивальнең оештыру комитеты мәгълүматлары буенча, режиссер Алексей Учитель, СССР халык артисты Людмила Чурсина, СССР халык артисты Людмила Хитяева, РСФСР халык артисты Алексей Петренко, РФ халык артисты Юрий Назаров, РФ атказанган артисты Нонна Гришаева, режиссер һәм сценарист Юрий Быков тәгаен киләчәкләрен раслаган. Казан һәм Татарстан белән язмышлары бәйле Россия мәдәнияте эшлеклеләре килүе дә көтелә. Алар арасында РСФСР халык артисты Ренат Ибраһимов, режиссер, актер Борис Львович, режиссер һәм сценарист Константин Лопушанский, язучы Денис Осокин, театр һәм кино рәссамы Рәшид Сафиуллин (Андрей Тарковскийның «Сталкер» фильмы рәссамы), «Централ Партнершип» компаниясенә нигез салучы Рубен Дишдишян, Одессада «Большая разница» пародияләр фестивале җиңүчесе Ирида Хөсәенова, кинооператор Дмитрий Яшонков, оператор-куючы Евгений Привин, театр һәм кино актеры Руслан Сабиров бар. Исегезгә төшерәбез: Казан Халыкара мөселман киносы фестивале – Татарстанда 2005 елдан башлап үткәрелүче иң зур кино фестивале. «Мәдәниятләр диалогы аша — диалог культурасына».Форум программасына тынычлык, иминлек идеяләрен җиткерүче, динара мөсәбәтләрне ихтирам итүче, толерантлык сыйфатларын алга этәрүче, халыкара диалоглар булдыру алымнарын күрсәтүче фильмнар сайлап алына. Казан кинофорумына юкка гына “шәфкатьле кино фестивале” атамасы бирелмәгән. Конкурс программасыннан тыш тамашачыларны конкурстан тыш һәм параллель программалар да көтә. Фестиваль кысаларында кинематография эшлеклеләре белән осталык дәресләре, фестивальдә катнашучылар белән иҗади кичәләр, кино сәнгате актуаль проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлләр, матбугат конференцияләре үтәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев