Нияз Халит – ислам, төрки һәм татар архитектурасы тарихы белән шөгыльләнгән белгеч. Ул Татарстанда 1991 елда басылып чыккан “Казан мәчетләре архитектурасы” китабы авторы буларак танылган. Казан мәчетләрен совет заманнарыннан бирле җентекләп өйрәнгән уникаль галим.
Архитектура докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нияз Халит Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре булып эшләде, соңгы елларда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында белем бирде.
Халитов Нияз Хаҗи улы 1950 елда туган. Архитектура докторы, Татарстан Республикасы атказанган фән эшлеклесе. Аның тикшеренүләре архитектурада милли теория, ислам, төрки һәм татар архитектурасы тарихы белән бәйле.

Казанышлары
Мәскәүдә узган Беренче Бөтенроссия яшь архитекторлар конкурсының 1 премия лауреаты, 1983 ел. Ислам сәнгате һәм архитектурасы буенча Каирда, Амманда, Дамаскада, Истанбулда, Бакуда, Алма-Атада һ.б. шәһәрләрдәге симпозиумнарда катнаша. Нью-Йоркта “Joy Lud Distributors Int. Inc” фирмасында архитектор-супервайзер вазыйфасын башкара (1995 ел) һәм Татарстан вәкиллегенең баш архитекторы була (1996 ел).Нияз Халит һәм Наилә Әлменова-Халитның “1920-1960 еллар башында Казанның татар архитектурасы стильләре һәм формалары” («Стили и формы татарской архитектуры Казани 1920-х и начала 1960-х годов») хезмәте Россия күләмендә үткәрелә торган “Елның иң яхшы китабы” бәйгесендә җиңү яулады. Шул нисбәттән, 12 июньдә Татарстан китап нәшриятының Казандагы Бауман урамында урнашкан китап кибетендә танылган архитектура тарихчысы Нияз Халит белән автограф-сессия үтте.
Нияз Халит - Совет заманында да мәчетләрне өйрәнгән галим

«Совет чорында идеология көчләп кертелә торган иде бит, - дип сөйләгән иде галим.- Мәчетләр турында телгә дә алырга ярамады. Ә инде аларның тарихын өйрәнү бөтенләй тыелган иде. Шуңа күрә, әнә шул «ярамый»ларга протест белдереп, бу юнәлештә эшемне башладым. Ул чагында барлык эзләнүләрем үзем өчен язылды. Ә вакыты җиткәч, мин аны дөньяга чыгарып, диссертация формасында якладым. Соңрак китаплар да бастырдым. Иң кызыгы шул: Казан мәчетләре тарихы турындагы иң беренче китапны Мәскәүдә чыгардым. Казандагы нәшриятта директорга күрсәткәч: «Юк, бездә мәчетләр турында китап чыгарырга ярамый!» - диде. Мәскәүгә юл алырга туры килде. Әлеге китабымны Россия башкаласында зур тираж белән бастырдылар. «Памятники Казанской архитектуры VIII - начала IХ веков». Аның яртысы - гражданнар архитектурасы, яртысы мәчетләр турында иде. Мәчетләр турындагы бүлеген дөньяга чыгарырга Татарстандагылар курыкты. Ә Мәскәүдә бик ошаттылар, алар, димәк, куркып тормаганнар. Барлык китапханәләргә, кибетләргә җибәрелде ул. Бөтен Советлар иленә таратылды, хәттә башка илләрдә - Америка конгрессында, Иранның милли китапханәсендә дә күргән кешеләр бар».
Нияз Халит - татар ханнарын күмү идеясе белән чыккан галим

«Әмма аларның безнең ханнар икәне төгәл билгеле. Алар тиешенчә җирләнергә лаек. Бөек Чыңгызыйларның пантеоны булырга тиеш! Касыйм шәһәреннән Сөембикәне эзләп табып, монда күчереп күмәргә теләүчеләр дә бар. Бу инде - авантюра. Аны табып булмый. Касыймда кыл да кыймылдамаган. Иске зират бөтенләй беткән, эзләре дә калмаган. Сөембикәнең җәсәден каян эзләргә? Шаһгали дөрбәсендә ул юк. Сөембикә кайдадыр башка җирдә дәфен ителгән. Ханнарыбызның каберләрен барларга кирәк, анысы бәхәссез».
Нияз Халит - Тукай премиясенә кандидат

Рәйхан Халитов белән булган хәл

Нияз Халит турында татар җәмәгатьчелеге:
Искәндәр Гыйләҗев: Аның эшен дәвам итүчеләр булырмы?

Радик Салихов: Нияз Халитнең гомере өзелү - фән һәм җәмәгатьчелек өчен зур югалту

"Нияз Халитов Казан Кремлен реконструкция һәм реставрацияләү концепциясенә саллы өлеш кертте. Без һәм туристлар хәзер шул Казан Кремле ансамбле белән сокланып йөрибез. Казан Кремлен ЮНЕСКОның матди мирасы исемлегенә кертү инициативасы чыккач, аның тәкъдимнәренең берсе шул булды: Казан Кремле корылмаларына Урта гасыр татар ныгытмалары планировкасы хас булырга тиеш, әнә шул фикерне алга сөрде. Мин аны бүгенге дөньяның күренекле татар галимнәренең берсе дип саныйм. Аның гомере өзелү – безнең фән һәм җәмәгатьчелек өчен зур югалту".
Илшат Сәетов: Белеме белән халык арасында ихтирам казанды

Айрат Фәйзрахманов: Нияз Халитов Тукай премиясенә лаек шәхес иде

“Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен Нияз Халитовка бирмәү, миңа калса, дөрес булмады. Ул бу премиягә бик лаеклы кеше иде. Татар архитектурасына кагылышлы кешеләргә бу премия бирелмәде. Архитектура безнең тормышыбызга тәэсир итә торган әйбер. Без аны сизмибез, әмма ул шулай. Халык әле аны аңлап бетерми. Мин дә әле күптән түгел генә аңлый башладым. Нияз Халитов татар архитектурасы белән генә танылмады. Ул Казандагы күп кенә мәчетләрнең архитектурасын өйрәнгән кеше. Китапларында мәчетләрнең барлык нечкәлекләре дә язылган. Аннан да җентекләп төзелгән хезмәтләр булмас та. Нияз Халитов “Кол Шәриф” мәчете проектына конкурс җитәкчесе иде. Мәчетнең хәзерге проектта булуын аның хезмәте итеп тә санап була".Нияз Халитовның монографияләре: Казанның металл челтәрләре (1988 ел), XVIII - XIX гасыр башында Казан архитектура һәйкәлләре (1989 ел), Мәчет һәм аның архитектурасы (1994 ел), Казан ныгытмасында Кол Шәриф мәчете. Гипотезалар. Фактлар. Уйланулар (1996 ел), Василий Блаженный соборы Явыз Иванның Казан ганимәте (1997 ел), Хан Казаны архитектурасы буенча очерклар. Гипотезалар. Фактлар. Уйланулар (1999 ел), Казан Кремле. Интерактив мультимедиале энциклопедия (2004 ел), Kazan Kremlin. Interactive multimedia edition (2004 ел), Казань-Миллениум. Интерактивная мультимедийная энциклопедия (2005 ел), Тарих Кремльдән башлана (2005 ел), Урта гасырдагы Казан мәчетләре. Тарихи-архитектура тикшерүе (2009 ел).
Нет комментариев