Татар матбугаты
"Нинди генә шәһәрдә булмасын татарлар бик кунакчыл халык"
"Татар яшьләре көннәре"нең Марий Эл республикасы делегаты Раилә Низаметдинова форумнан үзенә көч, дәрт алуы турында сөйләде.
“Татар яшьләре көннәре”ндә баштанаяк үз мәдәниятебезгә чумабыз”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Раилә Низаметдинова. – Милли мотивлар белән үзебездә өстәмә көч, дәрт табабыз. Бу форумда үземә яңа дуслар таптым. Шулай ук мастер-класслар, экскурсияләр дә уңай тәэсирләр калдырды. Шәһәрләрдәге каршы алу да бик ошады. Нинди генә шәһәрдә булмасын татарлар бик кунакчыл халык”.
Раилә Низаметдинова Марий Эл Республикасында яши, туган телен камил белә. Раилә үз республикасында “Бердәмлек” татар яшьләре союзы вәкиле. “Татар яшьләре көннәре” кебек форумнардан мин үземә иҗади илһам алам”, – ди ул.
Раилә Низаметдинова татар бизәкләрен кулланып, Ислам стилендәге киемнәр һәм аксессуарлар чыгара. “Бу кызыксынуым каян барлыкка килүен дә төгәл әйтә алмыйм. Бәлки бу йөрәк кушуыдыр”, – диде Раилә.
Исегезгә төшерәбез, 25-29 август көннәрендә “Татар яшьләре көннәре” форумы узды. Форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан килгән 147 делегат “Борис Полевой” теплоходында Ульяновск, Самара, Тольятти, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәт итте.

Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев