Татар матбугаты
Нәҗип Нәккаш Иран Республикасы каллиграфы Абдулла Мохаддасиның "Мөкатдәс шигырьләр" күргәзмәсендәге эшләрен тискәре бәяләгән
“Бу Иранга хас күренеш түгел, бу яңа күренеш, модернизм, авангардизм, бу традицияләрне җимерү дип атала”, - диде РФ каллиграфлар милли берлеге әгъзасы Нәҗип Нәккаш Иран Республикасы каллиграфы Абдулла Мохаддасиның "Мөкатдәс шигырьләр" күргәзмәсендә, рәссамның эшен бәяләп.
Абдулла Мохаддаси күргәзмәсе "Казан" милли-мәдәни үзәгендә үтә. "Абдулла Мохаддаси эшләре ул - уен, кылану, ә матур язу осталыгы юк, монда язганнарны бер кеше дә укый алмый. Чәч чүмәләсенә ошаган рәсемдә яшерелгән сүзләрне табып, һич ничек укып булмый. Мин моны кабул итмим", - дип әйтте "Татар-информ" агентлыгына.
Абдулла Мохаддаси Телевидение академиясендә һәм Тегеран университетында график дизайн факультетында белем алган. Иран Ислам Республикасының каллиграфия берлеге әгъзасы. Каллиграфиядә үзенең стилен булдырган, Иран каллиграфия осталары премиясе лауреаты, “Каллиграфия остасы” орденнары белән, шул исәптән Кытай тарафыннан да бүләкләнгән. Казанда аның күргәзмәсе 28 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Останың эшләре казанлыларга тәкъдим ителеп, аннары күргәзмә Италиядә узачак.
Нәҗип Нәккаш — татар мәдәниятында каллиграфия сәнгатен тергезүче, әдәбият галиме-текстолог, нәкышчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге иясе, Татарстанның рәссамнар берлеге, РФ каллиграфлар милли берлеге әгъзасы.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев