Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Нәҗибә Ихсанова безнең районның горурлыгы" - ТР халык артисткасының якташлары

Бүген Азнакай районыннан бер төркем якташлары Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Ихсанованың хәлен белешергә Казанга килде. “Быел 80 яшьлек олы юбилеен үткәргән яраткан артисткабыз районга кайта алмады, шуңа күрә үзебез аның янына килдек”, – диде Буралы авылы эшмәкәре, җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Фәридә Шәйдуллина “Татар-инфом” хәбәрчесенә. Нәҗибә Ихсанова Азнакай районының Буралы, Урсай, Чалпы, Чубар Абдул һәм Мәндәй авылларыннан зур автобуска утырып килгән якташларын Нагорный бистәсендәге бакча йортында каршы алды. Кунаклар – кырыклап кеше – күпчелеге оныкларын иярткән олы яшьтәге ханымнар. “Килергә теләүчеләр күп иде, әле тагын 45 кеше автобуска сыймады. Район башлыгы Марсель Шәйдуллинга рәхмәт, ул Казанга барырга автобус бирде. Нәҗибә Ихсанова безнең районның горурлыгы. Ул кунакка, очрашуларга еш кайта иде. Хәзер олы яшьтә булгач, юбилеена да кайта алмагач, үзебез килеп күрергә булдык. Бу бакча йортын Туфан Миңнуллин үзе төзегән булган. Туфан абыйны да сагынабыз”, – диде Фәридә Шәйдуллина. Артистканың бертуган сеңлесе Роза Байбикова сөйләгәнчә, Нәҗибә Ихсанова туып үскән Яңа Ташлыяр авылы, башка күп кенә кечкенә авыллар кебек, 1970 еллар азагында юкка чыга. Авыл халкы күрше авылларга, шәһәрләргә күченә. Бүген авыл җирендә зират кына калган. “Анда безнең әби белән бабай, сабый чакта вафат булган ике абыебыз һәм әти җирләнгән. Әни – Әлмәттә җирләнде”, – диде Роза ханым. Ул “Таттелеком” компаниясе җитәкчелеге көче белән 2013 елда авылның зират коймалары яңартылуы, авыл булган урында истәлек ташы куелуы турында искә алды. Анда бу төбәктән чыккан Татарстанның халык артистлары Нәҗибә Ихсанова белән Әзһәр Шакировның исемнәре дә мәңгеләштерелгән. Нәҗибә Ихсанова белән бер класста укыган, бер парта артында утырган Азия апа Ситдыйкова 81 яшенә карамастан, классташын күрергә дип ерак юлны үтәргә риза булган. “Мин үзем Буралы авылыннан: шунда тудым, шунда яшәп картайдым, 5 бала үстердем. Без Нәҗибә белән 7 класска кадәр Буралы мәктәбендә бергә укыдык. Өч дус кыз идек, кызганычка өченчебез – Хөршидә узган ел вафат булды. Нәҗибәне туйганчы күрергә дип Казанга килдем”, – дип сөйләде Азия апа. Якташлары Нәҗибә Ихсанова белән кочаклашып күреште. Һәркем артистның танышларыннан сәламнәр җиткерде, “авылча” күчтәнәчләрен дә тапшырды. “Әниебез Дөрлебанат бүген 88 яшендә, тумышы белән Буралы авылыннан. Ул Нәҗибә апаны яхшы хәтерли. Аңа күчтәнәчкә өч дистә йомырка җибәрде. “Ул аңа мохтаҗ түгеллеген беләм, ләкин чын күңелемнән күчтәнәч җибәрәм, зинһар, тапшырыгыз”, – диде әниебез. 10 тавыгы бар аның. Йомыркаларны ватмыйча, автобуста саклап алып килдек”, – диде Әлмәт районының Сөләй авылында яшәүче апалы-сеңелле Миңнегөл һәм Гөлфия ханымнар. Шулай ук кемнәрдер тозлаган кыярларын, кәҗә сөтен, тәм-томнар пешереп алып килгән. Урсай авылы ветераннар оешмасы җитәкчесе Рузилә апа Зарипова үзенең тәрәзә төбендә үстергән кызыл яран гөлен бүләк итте. Фәридә Шәйдуллина тау кадәр өелгән чәкчәк белән сыйлады. “Нәҗибә апаның Азнакай чәкчәген яратканын беләм, аны баллы милли ризыгыбыз белән сыйларга теләдем”, – диде чәкчәк пешерү буенча үз оешмасын ачкан Фәридә ханым. Нәҗибә Ихсанованың кызы белән кияве – Әлфия һәм Корбангали Юнысовлар Азнакай кунакларына ишегалдында чәй өстәле әзерләгән иде. Кунаклар баянга кушылып җырлады, биеде, аларга Нәҗибә апа да кушылды. “Нәҗибә апаның кызы белән гел телефоннан аралашып торабыз. Аңа әнисен шулай кадерләп тәрбияләгәне өчен рәхмәт әйтәбез”, – диде Фәридә Шәйдуллина. “Мин Яңа Ташлыяр авылын хәтерлим, кечкенә чагымда әбигә кунакка кайта идек. Әкияттәге кебек матур, яшеллеккә күмелгән авыл булып хәтердә калган. Әни авылдан 1956 елда чыгып китә. Бу авылның юкка чыгуы бик моңсу хәл. Азнакайлыларның якташларын шулай яратуы, хөрмәт итүе куандыра. Күпләре яшебез олы дип тормаган, ерак араны якын итеп Казанга кадәр килгән, бик зур рәхмәт, тагын килегез”, – дип теләкләрен җиткерде Әлфия ханым Азнакай кунакларына. Урсай авылыннан Мәрзия Гәрәева 12 яшьлек оныгын Нелли Гарипованы Нәҗибә Ихсанова белән таныштыра алуына шатлыгын белдерде. “Миңа 60 яшь, 40 ел колхозда эшләдем. Авылдан беркайчан беркайда чыгып йөргәнем булмады. Нәҗибә Ихсанова Галиәсгар Камал театрында уйнаган спектакльләрне телевизордан гел карап бара идем. Хәзер оныгым белән бергә карыйбыз. Безнең татар дөньясын, мәшһүр кешеләрен, мәдәниятебезне белеп үссен”, – диде Мәрзия ханым. Ул шулай ук: “Нәҗибә Ихсанованы картайтасы килми, безнең яраткан спектакльләрендәгечә гел яшь булып калсын иде”, – диде.
Лилия Гаделшина, Татар-информ
Фото: Лилия Гаделшина
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев