Татар матбугаты
Муса каләме...
Татарстан язучылар берлеге ишеген каләм ияләре генә түгел, төрле өлкәдә хезмәт итүче татар зыялылары ача. Көннәрдән бер көнне язучылар берлегенә ачык йөзле аксакал керде. Үзе чыгарган китаплар алып килүен җиткерде. Сораштыра торгач, Камил ага Рамазановның герой-шагыйрь Муса Җәлил белән аралашканлыгы билгеле булды. Бу хәл 1938 нче елда була. Татар батыры Муса Җәлил Саратов өлкәсенең Дергачев районындагы Илмин авылы турында мәкалә язарга килә. Авыл Советы рәисе Казаннан килгән кунакны авылларының горурлыгы булган Әйниҗамал әбигә (ул Камил Рамазановның әбисе) фатирга кертә. Муса Җәлил авыл халкы белән таныша, истәлекле урыннар да була. Камил ага шагыйрьнең каләмен һәм “ зур үс, бәхетле бул, каләмең тутыкмасын, бәлки кайчан да булса очрашырбыз әле”, дигән сүзләрен күңел түрендә йөртә. Әңгәмәдәшем Муса Җәлилнең каләме сихри көчкә ия, гел язарга өнди, диеп сүзен дәвам итте. Дөрес, аңа фикерләрен ак кәгазьгә төшергәнче тормыш зил-зиләләрен шактый татырга туры килә. Бөек Ватан сугышы елларында, аңа бары 11 яшь була, ул колхозда эшли. 1946 елда әнисе вафат була. Соңыннан аларның гаиләсе Үзбәкстан якларына күченә. 7 классны тәмамлагач, белемен техникумда дәвам итә, аннан соң югары уку йортын, Ташкент югары партия мәктәбен тәмамлый. Җитәкче урыннарда эшли. Булунгур районында 25 ел дәвамында район Советы депутаты була. Ә күңеле һәрчак татарның кыйбласы - Казанга тартып торган. Балалары да Ватанга кайту турында хыяланган. 90 нчы елларда өметләре аклана. Казанда йорт салып төпләнәләр. Туган якларына кайтып Муса Җәлил белән йөргән сукмаклардан үтә. Әнисе каберенә барып дога укый, өлкәннәрне җыеп коръән укыта. Илмин авылында әбисенең йорты җир белән тигезләнгән. Шагыйрь булган мәктәпне балалар бакчасы иткәннәр. Мәчет ишекләрен ачкан, авыл халкы намазны калдырмый икән.
Камил ага Рамазанов лаеклы ялга чыккач кулына каләм алып, күргән–белгәннәре нигезендә шигырьләр иҗат итә, мәкаләләр яза. Аның 3 китабы нәшир ителгән. Басмаларында бер кеше язмышы гына түгел, авыл тарихы, гомүмән, татар халкы тарихына кагылышлы мәгълүматлар тупланган.
Флюра Абдуллина
Татарстан язучылар берлеге
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев