Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мөселман яшьләре форумы җомга намазы белән башланачак

12-19 июль көннәрендә Болгар музей музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан палаткалы шәһәрчектә VIII Мөселман яшьләре форумы уңае буенча 100 кыз һәм 100 егет җыелачак.

12-19 июль көннәрендә Болгар музей музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан палаткалы шәһәрчектә VIII Мөселман яшьләре форумы уңае буенча 100 кыз һәм 100 егет җыелачак. Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларыннан – Татарстан, Башкортостан, Чувашстан, Удмуртия, Мордовия, Кырым республикаларыннан, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Самара, Төмән өлкәләреннәнн, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Мәскәүдән, Казакъстаннан, Кыргызстаннан, Мисырдан барлыгы 320 гариза кабул ителгән, әмма яшь чикләү (18-30 кадәр генә) сәбәпле санны киметергә туры килгән.

Быел чара Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елына багышланды. Шуңа күрә басым Коръән изге китабын дөрес итеп укуга ясалачак. Мөселман яшьләре форумының катнашучылары дини дәресләр үтәчәк, остазлардан лекцияләр тыңлыячак, дөнья күләм шәхесләр белән очрашачак дип көтелә. Белемнәрен яшьләргә тапшырыр өчен Мөхәммәд Пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы, ислам хокукы нигезләре буенча магистр, шәех Абдурахим Лакрим һәм Россия ислам институты мөгаллиме, гакыйдә, Хәнәфи фикһе, тәфсир буенча хезмәтләр авторы Әхмәд Әл-Хәнәфи остазлар буларак киләчәкләр.    

“Форумның иң мөһим максаты – яшьләргә дини гыйлем бирү генә түгел, аларны берләштерү дә” – дип белдерде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимирова. Шуңа күрә форумда тирән белем алу процессы белән күңел ачу чаралары янәшә барачак. Тренинглар һәм мастер-класслар, фикер алышу һәм түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм спорт уеннары, шулай ук кичке чаралар  катнашучыларны канәгать калдырыр дип көтелә. Шулай ук форумда яшьләр арасындагы стереотипларны бозуга, гаилә кыйммәтләрен аңлатуга юнәлтелгән өр яңа проект төзелү барышында. 18 июль көнне берничә ел оештырылган Сабантуй  урынына яшьләрнең алган белемнәрен тикшерүче Коръән бәйгесе уздырылачак. “Бу карар форумның темасына бәйле рәвештә кабул ителде” – дип хәбәр итте Айгөл Биктимирова. Мөселман яшьләре форумы дәвамында социаль челтәрләрдә чат алып барылачак.

Яшьләр 12 нче июнь көнне иртүк Казаннан Болгарга юл тотачак. Форум “Ак мәчет”тә җомга намазы  белән башланачак һәм тәмамланачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев