Татар матбугаты
"Моя первая энциклопедия" китабында "Галәм гыйбадәтханәсе"н төзегән архитектор Илдар Ханов рус милләтеннән дип язылган
Авторы Елена Чайка булган “Моя первая энциклопедия” китабында Казандагы “Галәм гыйбадәтханәсе”н төзегән архитектор Илдар Ханов рус милләтеннән дип язылган. Моны белгечләр наданлык һәм "Россия - русларныкы" дигән тенденциянең чагылышы булырга мөмкин дип саный.
Сүз уңаеннан, мондый хаталарның китапларда очрап торуын билгеләп үтик. Әле күптән түгел генә Ростов-на-Дону шәһәренең “Владис” нәшриятында басылып чыккан балалар өчен язылган “Россия” исемле энциклопедиядә Татарстанның башкаласы Уфа шәһәре дип күрсәтелүе ачыкланган иде.
Илдар Хановны рус архитекторы дип язу теманы белмәүдән булырга мөмкин
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, Хановны рус архитекторы дип атау белмәүдән килеп чыккандыр, дип саный. “Бөтен диннәр гыйбадәтханәсе ул бит бөтен диннәрне дә берләштерә. Аның ниндидер милли төсе юк. Бәлки, бу теманы белмәүдән генә килеп чыккандыр. Күрәсең, шуңа күрә автор Хановны рус архитекторы итеп билгеләгәндер. Бина храм дип тә аталгач, шулай булырга мөмкин. Бездә бит еш кына Россияне “рус” дип кенә алмаштыралар, шундый күренеш бар бит. Чит илдә дә Россиядә яшәүче барлык халыкны рус дип кенә беләләр бит. Шундый тенденциянең бер чагылышы дип фаразларга буладыр бу фактны”, - дип белдерде Искәндәр Гыйләҗев.
Әлегә чит ил кешеләре өчен генә Россия белән рус дигәндә аерма юк иде
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов фикеренчә, рус авторының да шундый хаталар җибәрүе – аяныч күренеш. “Хановны рус архитекторы дип язу, бу, әлбәттә, аяныч хәл. Әлегә чит ил кешеләре өчен генә Россия белән рус дигәндә аерма юк иде. Алар өчен Россиядә яшәүче барлык кешеләр руслар. Ә Россиядә яшәүчеләр бу аерманы таный иде. Авторлар россиялеләр кем дә, руслар кем булуын аңлап язарга тиеш”, - дип билгеләп узды Марат Гыйбатдинов.
"АСТ" нәшрияты: "Автор Россия архитекторы дип әйтергә теләгәндер"
Ни өчен шулай килеп чыкканлыгын ачыклау өчен, энциклопедия басылып чыккан “АСТ” нәшрияты белән элемтәгә кердек. “Автор Россия архитекторы дип әйтергә теләгәндер, мөгаен, әмма үзенчәлекләрне исәпкә алмагандыр. Нәшриятның матбугат хезмәтенең текстлар өчен бернинди җаваплылыгы юк. “АСТ”да шикаятьләр кабул итү буенча бүлек тә юк”, - дигән җавап килде.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев